Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде

ТР Президенты указы нигезендә, Наилә Әлмиева, Оксана Дмитриева, Вадим Захаров, Анастасия Максимова маклаулы исемнәргә лаек булды.

14 июль көнне "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивалендә Татарстан Республикасы премьер-министрынын беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

ТР Президенты фәрманы нигезендә, Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиевага "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды.

"За доблестный труд" медале белән педагогик хезмәт ветераны Анастасия Максимова бүләкләнде.

Шулай ук ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына, Мәдәният министрлыгының күкрәк тамгасына лаек дип табылганнар да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев