Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты” булды
"Эх, замана, замана", "Бас әле станокка", "Әткәй йорты", "Без - керәген җегетләре" кебек җырлары белән танылган, быел исә "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" җыры белән тагын да популярлашкан керәшен егете Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга. Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмендә җырчы Вадим Захаровка "Татарстанның атказанган җырчысы" исеме бирелде. Мәртәбәле бүләкне...