Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Әбием сөйләгәннәрдән: Кабан-Бастырык авылы тарихы

Газетабызның №2 (390) санында Кабан-Бастырык авылы турында мәкалә басылды. Бу мәкаләгә күп кенә укучыларыбыз битараф калмады. Бер укучыбыз хәтта әлеге теманы дәвам итеп, өстәмә мәгълүматлар да язып җибәрде. Сезгә дә тәкъдим итәбез!

Әбием, Мария Батаева (Митрофанова) сөйләвенчә,  безнең Кабан-Бастрык авылына беренче кешеләр Алабуга шәhәреннән күченеп килгән.

“Ул чакта якын-тирә гел урман гына булган. Хәзерге вакытта “Олы чишмә” дип аталган чишмә янына минем әбием: “Төшә алмый идек, анда гел кара урман иде”, - дип сөйли иде. Соңыннан гына агачларны төпләп, ул җирләрне уллары туган гаиләләргә бүлеп бирә торган булганнар. Аннан соң, шушы җирләр колхозныкы булган hәм чәчелә башлаган.

Безнең авыл бәк олы иде. Хәзер чишмә өстендә чүп үләне үсә торган җирдә дә элек күп өйләр тезелеп торган. Урам “Чыканнар очы” диеп аталган. Безнең бабайлар да шул өйләрнең берсендә торган, аннан соң  алышынып “Урта урам”га күчкәннәр”.  

Әле дә “Чыкан очы”нда торган  өйләрнең чокырларын барып күрергә була.

“Татарлар очы” дигән урам да булган, авылда татар кешеләре дә торган икән. Соңыннан алар “Таш елга” исемле авылга күченеп киткән hәм Кабан-Бастрыкта ике татар гына калган.

“Авылга кергәч тә бик олы чиркәү бар иде. Ул чиркәүдә әти белән әнинең кабен койганнарын да беләм. Әби чиркәүгә “җырларга” йөри идем,  диеп сөйли иде. Колхоз вакытлары башлангач чиркәүне бетереп, чаңнарын төшереп, чиркәү эченә ашлык салалар иде. Чиркәүнең чаңнарын, эчендә булган тәреләрнең кайда югалганнарын беркем белми”,- ди әбием.

Әлеге иске чиркәүнең фотосы Батаевлар гаиләсендә генә сакланып калган дип әйтәләр.

“Олы чишмә”  дигән чишмәбезнең суы бик биек таулардан чыга. Элек тау башыннан кисәк-кисәк зур ташлар чыга торган булган. Аны ташып силос базлары ясаганнар. Ул ташлар әле дә чыгып тора. Әбием сөйләвенчә, бала-чага алар өстендә берсеннән берсенә сикереп уйнаган. Кыш көне үзләре хәтле чананы шушы тауларга алып менеп шуып төшә торган булганнар.

Авыл бетеп бара инде. Картлар үлә, яшьләрнең авыл җирләрендә яшиселәре килми. Туып-үскән ягым тиздән бөтенләй җир йөзеннән бетәсенә йөрәгем әрни.

Былтыр чишмә тирә-ягын матурлап эскәмияләр, өстәлләр куеп, ташлар җәеп матурлаганнар. Кеше, булган әйбернең кадерен белеп, ямен күреп, ватмыйча саклап торсын иде ул. Бәлки, эшләр урыны булса, яшьләрнең дә әби-бабалары яшәгән җирләргә  кайтып торасылары килер. “Яшьләр булса - авыл яшәр”, диләр бит.      

Алена Макарова (Батаева)

Из истории деревни Кабан-Бастрык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

15

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев