Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Преподобный Серафим Саровский ӧйряткян кагыйдяляр

Жайлары, багытлары, аҥ дәрәҗәләре тюбян булганнарга, ауыруларга, балаларга Серафим Саровский болай теляк итяргя куша:

“Жокодан торгач, изге тяреляр каршына басып, ӧч табкыр  “Ходай иманын”, ӧч табкыр  “Алла тыудырган изге Анасына...” иманын ӓм бер табкыр “Дӧрес деннен символлары” иманын чын кюҥелдян келяӱ итеб, аннан кӧн буе ӱз эшляреҥ эшля.

Эш эшлягяндя, жя кая булса да барганда, “Ходайым Иисус Христос, Алла Улы, мин жазыклыны жарлыка” дип ӓкрен гня ӱз алдыҥа укы. Тиря-жагыҥда кеше кюб булса, ӱз эчеҥнян гня “Эй, Ходайым жарлыка” диб теля.

Тӧш багытында иртян торгач укыган ӧч иманны шул ук тяртибтя укы.  Тӧштян соҥ нинди эш эшлясяҥдя, ӱз алдыҥа “Эй Изге Алла Анасы, мин жазыклыны коткар” диб теляк итеб жӧр.

Жоклар алдыннан тагын ӧч тӧб иманны иртянге кебек укыб, келяӱ итеб, кач кылыб жокларга ят.

Бу ӧч иман чиркяӱ уставы куйган тиешле иманнар жыелмасынын иҥ тӧб иманнарыннан санала, христиан дененеҥ нигезе булыб тора.

Беренче иман “Эй кюктяге Атабыз...” -  Иисус Христос ӱзе ӧйряткян ӓм барлык иманнарныҥ да ӧлгӧсӧ булыб тора.

Икенче иманны Изге Кыз Марияны котлаб, кюктян Архангел Гавриил алыб килгян.

Ӧчӧнчӧ иман – “Дӧрӧс деннен символы...” иманы христиан диненеҥ кыскача барлык тӧб положениелярнедя ӱз эченя алган.

Кюрсяткян тяртибтя укырга  мӧҥким булмаганда, Серафим Саровский, кайчан, ничек укырга  мӧҥкимнек бар (жулда барганда, эш эшлягяндя, урын ӧстӧндя жаткандамы), шул чакта теляк итяргя куша, чӧнки Изге Княгядя былай жазылган... Ходай исемен телгя алыб, аҥа жалбарыучы ӓркем кичерелер, коткарылыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев