Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы ураза турында

Олы ураза 15 мартта башланды

Пасха язгы беренче тулы айдан соң килгән беренче атнакөндә бәйрәм ителә, шуңа күрә ел саен төрле даталарга туры килә. Башлыча, 4 апрель белән 8 май арасында билгеләп үтелә.

Бу изге бәйрәм 7 атна уразадан соң була. Олы уразаны Пасха уразасы дип тә атыйлар. Ул быел 15 мартта башланды.

Олы ураза башка уразалардан үзенең озынлыгы һәм кырыслыгы белән аерыла. Иисус Христосның, ашаусыз-эчүсез, 40 көн чүлдә булганын искәртү йөзеннән, бу ураза барлыгы 7 атна дәвам итә.

Сәламәт булган, авырмаган һәр кеше ураза тотарга тиеш. Ә бит, Ходай кодрәте белән, уразадан соң күп чирләрнең бетүе дә билгеле. Ураза вакытында, күбрәк, иман кенәгәләре, бигрәк тә, Псалтырь уку саваплы эш.

Кирәксә-кирәкмәсә үзеңнең уразада икәнеңне сөйләп йөрмә. Гайбәт тыңламас һәм сөйләмәс өчен, кешеләр күп җыелган җирләрдә йөрүдән мөмкин кадәр тыелып торырга кирәк. Ураза вакытында кәбен коюлар булмый, туйлар рөхсәт ителми. Туган көн һәм башка төрле мәҗлесләр уздырылмый. Бары тик үле ашлары гына рөхсәт ителә, анда ураза ашлары гына әзерләнә. Олы ураза вакытына туры килгән үле ашларына (бигрәк тә, беренче, дүртенче, җиденче атналарда) кешеләр аз, бары тик иң якын туганнар гына җыела. Үле ашы атна уртасы көннәренә туры килсә, аш шимбә һәм атнакөн көннәренә күчерелергә тиеш, чөнки бу көннәрдә генә чиркәүдә панихидалар уза. Олы уразаның соңгы 7нче атнасы (Страстная неделя) Ходаебыз Иисус Христосның җирдәге соңгы көннәренә багышлана. Соңгы атнаның һәр көне дә бөек һәм изге аталып, Коткаручы Иисус Христосның Качка кадакланып азаплануларын, аның коточкыч азапларда үлүен һәм күмелүен искә төшерә. Шуңа күрә Олы уразаның соңгы атнасында һәр төр тыюлар да көчәя, ураза тотучыларның бар игътибары – келәүдә, Ходайга яраулы эшләр генә эшләүдә булырга тиеш.

Тоткан уразаларыгызны Ходай кабул итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев