Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Майга кергян атна кӧннӧ ӓйтелгян ӱгет

“Поученія на кряшенскомъ языкѣ” китабыннан

Эй, туганнар! Багыт житяр, шунда Ходай безнен барыбызны да хӧкӧмгя чакырыр; картын да, жяшен дя, тюрясен дя, кызмятчесен дя, байын да, жарлысын да, дӧнья булдырылганнан бирле дӧнья беткенче жир ӧстӧндя ней хатле калык булган, ӓр берсен калдык сорауга жыяр. Мыҥар тикле дя, бу жирдя падша хӧкӧме дя, Алла хӧкӧме дя кюб булды, мыннан ары да кюб булыр, тик аларны Ходайнын калдык сорауы белян чакыштырырга туры килмей, дӧнья беткяннян суҥгы бӧтӧн жирдяге кешеляргя буласы калдык сорау кот чыгаргыч булыр. Ул чакта адвокат булмас, присяжныйлар, таныкчылар булмас, ӓр кемнен кече жяштян бирле ӱлгенче ней кылган, шул эшляре кюз алларында кюренеб торор; ӓр кайсынын кото чыгар, бар калыклар калтрашырлар, жазыклы кешеляр жылашырлар, ӱкерешерляр, тик бу жылау кюз жяшсез булыр. Изге кешеляр, сауаблы кешеляр пяриштяляр жанында булырлар, жазыклы кешелярне шайтаннар чырмаб алырлар. Шуннан суҥ бар калыклар Алла Улынын болотлар ӧстӧндя бар пяриштяляр белян, Аллага тейешле зурлык белян пяриштялярне жазыклы кешелярне бяйляб, шайтаннар белян бергя теш шыкырдатыб азабланырдай карангы жиргя, мяҥгегя азабланасы тамукка ташларга кушар. Изге кешеляр кояш кюк жалтырашыб торорлар. Дӧрӧс хӧкӧм итеӱче Падша аларга ӓйтер: эй, Атам сайлаганнар! килегез, дӧнья булдырылганнан бирле сезгя ӓзерлягян рахятлеккя керегез, дирер; аннары жазыклы кешеляргя ӓйтер: эй, каргаулылар! ибтяшляре белян шайтанга диб ӓзерлягян тамук утына китегез, дирер. Кюб кеше Евангеліедя ӓйтелгянчя калдык сорауны эшется дя уйлыйдыр: ӓле ул тиз булмас, диб. Тизме, тиз тӧгӧлме, Ходайнын калдык сорауы булмый калмас. Евангеліедя ӓйтелгянчя: жяшен кояш чыгышыннан жяшняб, кояш байышына чаклы кюренгян кюк, ӓдям Улынын килеӱе дя гел шулай булыр, диб. Жирне сыу басар алдыннан да, кешеляр Ной кимягя кереб биклянгян кӧнгя чаклы ӓле жирне сыу басмый, барыбызны да ӱтереб бетермей диб, кыз алышыб-кыз бирешеб, ашаб, эчеб, кӧлӧшӧб жӧргянняр, тяӱбягя килмягянняр, кинят жангыр жауыб жирне сыу баскач, сыу астында калганнар, барысын да сыу басыб ӱтергян. Гел шулай булыр ӓдям Улынын да килеӱе, багыт житяр, ӓлля житкян дя, тоймойда калырбыз. Изге кеше ӱлем, анын жанын пяриштяляр Авраамъ куйынына жомакка итеб куялар, жазыклы кеше ӱлся, теленя мянге утта жаныб азабланасы тамукка тӧшя. Мында гына белмейбез, ӓммя ӱлгяч кеше жомакка керясен дя, тамукка тӧшясен дя беля, анда бик тилмерер эйе, бик ӱтенер эйе, жылый жылый теляр эйе, тик ӱлгяннян суҥ котолоулык жук шул. Шулай, ӓр кайсыгыз туганнар, ашагыз, эчегез, алай булса да ӱлясегезне онотмагыз, ӓжял жаныбызда гына тора диб белегез. Оҥгайук кюб кешегя туры килядер: ашый, эчя, шул арадук урыныннан кубыб киткенче ӱлеб китя, ӱлдеҥ эш бетте, ӓгяр дя сауаблы булсаҥ, ибтяшляреҥ пяриштяляр булыр, жазыклы булсаҥ, ибтяшляреҥ азаблаучы шайтаннар булыр. Эй, Христосъ денен тотоучылар! ӱлясегезне исегездя тотогоз, Ходайнын калдык сорауын онотмагыз, мянге жомакны, мянге тамукны уйлагыз, шуларны исегездян жибярмей ӱлсягез, Ходайнын сезгя диб ӓзерляб куйган мянге жомагына керерсез. Бӧгӧн укылган Евангеліедя Ходай безгя айырмачык кюрсятя, нейдей кешеляр жомакка керерен, нейдей кешеляр тамукка тӧшярен. Алай булгач, кем дя кем дӧньядя малын ӱзе ӧчӧн геня тотоб, кубшы тороб, ӱзе геня рахятлянеб торса, Ходай исеменя кайерчеляргя булышмаса, ачыкканнарны туйдырмаса, сыусаганнарны эчертмяся, жулчыларны ӧйӧня кертеб кундырмаса, жалангачларны кейендермяся, чирлягян кешеляр жанына кереб аларны жыуатмаса, тотконда жаткан кешеляр жанына кермяся, Ходай аларга калдык сорауында ӓйтер: быларны Минем кече энелярем кылмагач, Миҥа кылмаганыгыз булды, дирер. Эй, Христосъ денен тотоучылар! шушыннан кюреня садака биреӱ, жабыкларга булышыу безне мянге азабтан коткарганы. Кюб кешеляр зур байлык белян тороб, гел ӱзлярен-геня рахатляндереб ашаб эчеб, сыйланышыб гумерлярен уздыралар, жабыкларны, сораныучыларны, чирле кешелярне, ӱгейлярне, тол катыннарны исляреня дя китермейляр, аларга карасылары да килмей. Алай торгончы, ӓз ме кюб ме садака биреб, жабыкларга булышыб, жанын мянге тамуктан котолдорса арыуырак булыр эйеля баса! Бай булыб кубшы тороу безне коткармас, алар барда мында калырлар, анадан жалангач тыуабыз, алынган тупрагыбызга да жалангач кайтырбыз! Эй, туганнар! инде кюб сюзляр эшеттек, кюбне белдек ӓр кайсыбыз ӱзебезне ӱзбез тикшереб, ӱз турыбызда уйлаб карыйык: садака бирябезме? ачны туйдырабыз мы? Жалангачны кейендерябезме? Сыусаганны эчертябез ме? Чирлягянняр, тоткондагылар жанына кереб аларны жыуатабыз мы? Жулчыларны кертеб кундырабыз мы? Ӓлля ӱзебез ӧчӧн геня кӧябез ме? Ӓлля ӱгейлярне, жарлыларны туйдырмыйчын, карендяш рыуны, дусларны ишлярне-геня сыйлыйбыз мы? Бик жаман булыр, дусын ишен, карендяшлярен ырыуын-гына сыйлаб, жарлы жалангачны исеня алмаган кешегя, саран, жарлы жалангачны исеня алмаган кешегя, саран кешелярне теге дӧньядя мянге азаб кӧтӧб тора. Эй, Христосъ денен тотоучы туганнар! инде уйлаб карагыз, мянге азабтан, тамук утыннан кюбебез котолорбыз мы? Кайсыбыз жалкын эченя тамукка тӧшмӧй калырбыз? Ходайнын: эй, Атам сайлаганнар килегез, дӧнья булдырылганнан бирле сезгя диб ӓзерлягян рахятлеккя керегез, дигян сюзен эшетербез микян? Уйлагыз ӓле, мянге азабтан котолор ӧчӧн: кюбме садака бирдегез. Жабыкларга нейдей изгелек кылдыгыз? Ходай ӧчӧн кюбме арыу эш кылдыгыз? Аҥ булыгыз, эшебез бик жаман, калдык сорауында Ходайга ней ӓйтербез? Эй, Ходай! Ӱлясебезне исебездян жибярмейчен, калдык сорауыҥны жалан исебездян жибярмейчен, калдык сорауыҥны жалан исебездя тотоб, тяӱбя итеб, син кушканны кылыб, Син кушканча тороб, азабка тӧшмӧйче, мянге рахят жомакта булсак ыйы. Аминь!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев