Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Иисус Христос үзе өйрәтеп калдырган иман

Бу иман – христиан динендәгеләр белергә тиешле иманнар арасында иң беренчесе

Төп иманны чиркәү славян теленнән керәшеннәр өчен беренче тапкыр 1866 елда Н.Ильминский җитәкчелегендәге “Изге Гурий туганлыгы” тәрҗемә итә. Бу тәрҗемәгә чаклы,1303 елда борынгы византиялеләр теленнән иске нугай (төрки телләрнең кыпчак төркеме) теленә күчерелгән бер варианты барлыгы билгеле.

Тиешле иманнарны белмәгән очракта да, үзен христиан санаган кеше бу төп иманны белергә бурычлы.

Бу иман аша без Святый Өчленең беренчесенә – Атага
(Аллага) эндәшәбез һәм сорыйбыз. Иисус Христос өйрәтеп калдырган бу иман – бер эндәшүдән (мөрәҗәгать), җиде сораудан һәм бер тау итүдән тора. Эндәшү: Эй, кюктяге Атабыз! Бу сүзләр белән Алладан безне ишетүен, тыңлавын сорыйбыз.

Беренче сорау: Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ. Бу сорау белән без Ходайдан, ул Үзе кушканча яшәү һәм аның исемен данлау өчен ярдәм сорыйбыз.

Икенче сорау: Килсен падшалыгыҥ Синеҥ. Дөреслектә, сөюдән һәм тынычлыктан торган күк патшалыгың җирдә дә булсын, без шул патшалык иркендә булсак иде, дип сорыйбыз.

Өченче сорау: Жирдя дя кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ. Ягъни, бар нәрсә дә, бар эш тә – без теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын. Күктәге изге фәриштәләр Сиңа буйсынган күк карышмыйча, Синең кушканнарны берсүзсез үтәргә булыш безгә. Чөнки безгә ни кирәкне, нәрсә яхшыны Син генә беләсең. Син безгә изгелекне үзебездән күбрәк телисең.

Дүртенче сорау: Бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя. Бу очракта, икмәк дигәндә кешегә тормыш өчен кирәкле бар нәрсә дә исәпкә алына. Ходай безгә байлык сорарга кушмаган, ә бары тик тормыш өчен иң кирәклеләрне генә, чөнки Алла – әтиләр кебек үк, безгә ни кирәген үзе белә, үзе кайгырта.

Бишенче сорау: Бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарны кичергян кюк. Ягъни, безнең җазыкларыбызны кичер, без дә безне рәнҗет-  кәннәрне кичерербез. Бу очракта, безнең җазыкларыбыз “бурычлар” дип бирелә, чөнки Ходай безгә акыл, көч һәм талант биргән. Җирдә бары тик изгелекләр генә, яхшы эшләр генә эшләргә тиеш булсак та, күп вакыт без бу бирелгәннәрне җазыклануга җибәрәбез, шуның белән Алла каршында “бурычланабыз”. Безгә “бурычлылар”ны без үзебез дә кичермәсәк, Ходай да безне кичермәс.

Алтынчы сорау: Безгә алданырга ирек жибярмя. Ягъни, төрле җазыкларга алып баручы ялганнардан саклавын, аларга каршы торырлык көч бирүен сорыйбыз.

Җиденче сорау: Жаманнан коткар безне. Бу сорау белән без Ходайдан тормыштагы һәртөрле яманнан, начар эшләрдән, дошманнардан, җазыкланудан саклавын сорыйбыз.

Тау итү. Падшалык, кыуат, ололок гумергя Синеке шул. Аминь. Бар нәрсәгә Син баш, бар нәрсә Синең кодрәтеңдә, шуңа күрә Атага, Улга, Святый Тынга әле дә, әр чакта да гомердән гомергә Аминь. Шулай дип Ходайга шөкер кылабыз (Тау итү соңрак өстәлгән).

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев