Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

10 июнь – Ходаебызның күккә күтәрелгән көне

Вознесение Пасхадан соң 40 нчы көнне бәйрәм ителә

Иисус Христос терелеп торгач, җирдә кырык көн торган. Кырык көн өчендә ул өйрәнүчеләренә күренеп сөйләшеп, аларга күк патшалыгының җәшерекләрен аңлаткан. Шунлыктан православныйлар 40 көн буена “Христос терелеп торган! Чыннап терелеп торган!” дип бер-берсе белән исәнләшергә тиеш.

Пасхадан соң Иисус Христосның терелгәненә кырыгынчы көнне апостоллар Иерусалимга җыелганнар. Иисус Христос унынчы тапкыр аларга шунда күренгән, күренгәч аларга төрле нәрсәләр турында сөйләгән. “Сез әле Иерусалимнан китми торыгыз, миннән ишеткәнне, Святый Тынны көтегез. Иоанн пагамбәр кешеләрне суда чумылдырды. Берауык вакыттан соң (бераздан) сез Святый Тынга чумылырсыз. Сезгә Святый Тын иңәр. Ул иңгәч, сез кыуатланырсыз; аннары Иерусалимда булган Иудеда Самариядә бар җирнең читеннән арлык Мине таныклаучы булырсыз”, - дигән. Шулай дигәннән ары Иисус үз өйрәнүчеләрен Иерусалимнан алып чыккан да Вифаниядәге Елеон тавы өстенә килгән. Килгән чагында Иисус аларга сөйли-сөйли килгән. Шунда апостоллар аннан сораганнар: “Әй, Өйрәтүче! Израил патшалыгын шушы чакта торгызырсыңмы әллә?” дигәннәр. Ул аларга: “Алла Ата үз иркенә салган багытларны белү сезнең эш түгел. Сез Святый Тынны алгач, минем турында таныклык итәрсез”, дигән. Аннары кулын күтәреп апостолларын бәхилләгән. Аннан күккә күтәрелә башлаган. Ул күтәрелгән чагында, апостоллар кадерләп Христоска егылып башырганнар. Бераздан күтәрелә торган Ходайны якты болыт килеп каплагач, апостоллар аны күрә алмаганнар. Ходай Иисус шулай күк өстенә күтәрелгән. Апостоллар күзләрен алмый күккә карап торган чагында, аларга ике фәрештә күренеп әйткән: “Әй, Галилея кешеләре, ник күккә карап торасыз? Бу әле сездән күккә күтәрелгән Иисусның күккә ничек күтәрелгәнен күрдегез, тагын җиргә шулай килер”, дигәннәр.

Шуннан соң апостоллар сөенешеп, Иисус кылган эшләргә исләре китеп, Алланы данный-данный Иерусалимга кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев