Юлия ГУБИНА автор яңалыклары
-
"Җиңгәчәйләр" коллективына "халык ансамбле" исеме бирелде
Шушы көннәрдә, узып баручы елга нәтиҗәләр ясап йөргәндә, Татарстан Мәдәният министры карары белән, Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" коллективына "халык ансамбле" исеме бирелде. Хезмәтләрен, уңышларын күреп, Кыш бабай җиңгәчәйләргә әнә шундый бүләк җибәргән, күрәсең.
-
“Өйрәтүчебезгә тау иттек...”
7 декабрь көнне иртән Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылы Изге Николай чиркәвендә зур келәү узды. Службаны Казан шәһәренең Тихвин храмы настоятеле, керәшен чиркәүләре благочинные Павел Павлов, Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) Гурий әтей Харитонов, керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов һәм Балык Биктәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизовлар үткәрде.
-
Чия башында яңа мәдәният йорты эшли башлаган
Август аенда Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылына командировка белән барып чыккан идек. Ул вакытта авыл, үстергән уңышларын җыеп, яңа уку елына әзерләнеп ята иде
-
Василий Тимофеевны тагын зурладылар ФОТО
Бүген иртән Мамадыш районының Чия Башы (Никифорово) авылы Изге Николай чиркәвендә зур келәү узды. Службаны Казан шәһәренең Тихвин чиркәве священнигы, керәшен чиркәүләре благочинные Павел Павлов, Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) Гурий әтей Харитонов, абыйлы-энеле керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий һәм Балык Биктәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизовлар үткәрде.
-
В Заинске состоялось заседание правления Общественной организации кряшен Татарстана Фоторепортаж
1 декабря в Заинске прошло выездное заседание правления Общественной организации кряшен Республики Татарстан. В заседании приняли участие председатель правления ООК РТ, депутат Госсовета РТ Иван Егоров, глава Заинского муниципального района Разиф Каримов, члены правления организации.
-
Без булдырабыз - Чаллыда керәшеннәр җырыу әйтте
24 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Татарстанның халык артисты Виталий Агапов карендәшләрне "Керәшеннәр җырыу әйтә" концерт-кичәсенә җыйды. Инде гадәткә кереп барган әлеге тамаша быел дүртенче тапкыр уздырылды.
-
“Бәрмәнчек” ансамбле Удмуртиянең Грахов районында зур концерт бирде фото
13 ноябрь көнне "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле Удмуртия республикасының Грахов районында зур концерт бирде. Мәдәни чараларга сусап яшәүче граховлыларга ансамбль керәшен җыр-биюләрен генә түгел, Идел буе халыкларының мәдәниятен дә тәкъдим итте.
-
Йөзәр сулары тирән булсын
28 октябрь көнне Алабуга мәдәният йортында "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зур концерт белән уздырды. Чара "Бер күрешү өчен килдек без" дигән исем астында гөрләде. Бәйрәмгә тирә-як район-шәһәрләрдән керәшен җәмгыятьләре, фольклор коллективлар, кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны котлап, Казан шәһәреннән республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә килде.
-
Өч авылга бер иман учагы
28 октябрь көнне Питрәч районының Янсуар авылында Изге Сергий Радонежский исеменә аталган часовня ачылды. Дөресрәге, әлеге иман йорты Талкыш, Тегермән тавы һәм Янсуар авылларына уртак булган зират янында, әллә каян күренеп, горур гына басып тора. Күңелдә шундук, авылдан бераз читтәрәк булса да, Ходай йорты буш тормасын иде, дигән теләк туа.
-
“Ак каз” 30 яшьлек юбилеен гөрләтте ФОТО
28 октябрь көнне Алабуга мәдәният йортында "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле 30 яшьлек юбилеен зур концерт белән гөрләтеп уздырды.
-
Янсуар авылында Сергий Радонежский часовнясы ачылды фото, видео
28 октябрь көнне Питрәч районының Янсуар авылында Сергий Радонежский исеменә аталган часовня ачылды.
-
"Туганайлар" 15 еллык юбилеен билгеләп үтте ФОТО, ВИДЕО
20 октябрь көнне "Туганайлар"ның 15 еллык юбилее уңаеннан, редакциябез басмабызның беренче көннәреннән эшләгән ветеран журналистларны, газетабызның дусларын, һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларны, спонсорларны һәм даими хәбәрчеләребезне бергә җыеп матур кичә оештырды.
-
Бөтендөнья яшьләре керәшен тамгасын ясады фото
14-22 октябрь көннәрендә Сочида Бөтендөнья яшьләре һәм студентлары фестивале уза. Чарага җир шарының төрле почмакларыннан 20 меңләп актив кызлар һәм егетләр җыелган. Фестиваль кысаларында, делегатлар Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда да булдылар. Кунаклар башкалабызда "Мәдәният бизәкләре" III республика этноконфессиональ фестивалендә катнаштылар һәм күпмилләтле Татарстанда культуралар төрлелеге белән таныштылар.
-
“Керәшенчә винегрет” концертының икенче рецепты тәкъдим ителде Фоторепортаж
7 октябрь көнне "Ак барс" яшьләр үзәгенең концерт залында "Керәшенчә винегрет" исемле концерт узды. Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Алина Прокофьева, Елена Григорьева һәм яшь җырчы Иван Пугачев катнашты. Танылган биюче Григорий Сергеев белән "Мирас" ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән "Бәләкәй дәдәйләр" инструменталь...
-
Нурлы Марҗый әби
Командировка дип, кайсы якка гына барып чыксам да, өлкән буын белән күрешми, сөйләшми китмәскә тырышам. Шулай итеп, тормышның бар мәгънәсен аңлаган, диңгездәй тирән йөрәкле, олы җанлы әбекәйләрнең акыллы, шул ук вакытта, бүген дә, киләчәктә дә бик актуаль булган фикер-киңәшләрен күңел сандыгыма туплый барам.