Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булдырдың, Вадим! ФОТО

2018 елның 4 февральендә Татар дәүләт филармониясе залында карендәшебез, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вадим Захаровның юбилей концерты аншлаг белән узды. Яраткан җырчыбыз, сәхнәгә менүенә ун ел тулу уңаеннан, зур иҗат кичәсе әзерләгән. Тамашачыны дүрт сәгатьлек концерт белән сөендерде.

Концерт программасында Вадимның популяр җырлары да, "табадан яңа төшкәннәре" дә яңгырады. Үтә дә тирән мәгънәле булган җырлар, карендәшебезнең моңлы һәм көчле тавышы белән тагын да үзенчәлеклеләр кабул ителә, күңелнең бар нечкә кылларын тибрәндерә. Әйе, Вадим чыннап торып лаеклы җырчы булмаса, бу кадәр яратырлар иде мени үзен? Һәрбер чыгышы саен популяр артистыбызны көчле алкышларга күмделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышлап, мәрхүмәнең репертуарыннан да бик моңлы җыр да башкарды. Хәния Фәрхи исән чакта, зур хөрмәт белән Вадим әлеге җырны җырларга ризалык алган булган.

Юбилей кичәсендә Вадим Захаровның ун ел буена бергә эшләгән дуслары, киңәш биргән остазлары, җыр авторлары да чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрәфиева, Винера Ганиева һәм Виталий Агапов йолдызыбызны хөрмәт итеп, ихлас котлап килгәннәр. Һәрберсе дә Вадим белән соклануларын белдерделәр, аңа нык сәламәтлек, иҗат уңышлары теләделәр. Легендар Хәмдүнә Тимергалиева Вадим Захаровның чын ир-атларча җырлавын искәртеп узды. "Сәхнәдә нәкъ тә Вадим кебекләр җырларга тиеш",- диде ул. Карендәшебезнең остазы Винера Әхәтовна шәкерте белән нык горурлануын белдерде. "Вадим мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда бер-ике айга гастрольләргә чыгып киткәндә, мин аның өчен зачет-экзаменнар бирә идем", - дип шаяртып та алды ул. Остаз белән шәкерт "Сандугач сайрыйдыр кайларда..." җырын башкарып та, бәйрәм кичәсенә онытылмас ямь өстәделәр.

Вадим Захаров, күп булмаса да, кечкенә дә булмаган ун ел аралыгында Республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән дә кулга-кул тотынып эшли. Оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова карендәшебезне сәхнәдән котлап, Вадимның шулкадәр эчкерсез, гади һәм "чын" булуын билгеләп үтте. "Оешма уздырган нинди генә чарага чакырсак та, бар эшен бер якка куеп, шундук килеп җитә. Ун ел - иҗат чишмәсенең әле башы гына. Халык исемнәре дә алырга язсын",- дип, җырчыга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров имзалаган Рәхмәт хаты тапшырды.

Кукмаралылар да якташларының иҗат кичәсенә нык әзерләнеп килгәннәр: танылган баянчылар коллективы матур чыгыш ясады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамиль Нуриев район башлыгы исеменнән Вадимга рәхмәт белдерде.

Концертны алып баручы Рамиль Шәрәпов Вадимны һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торучы дус дип тә атады. Моны дәлил итеп, сәхнәгә кечкенә чакта ук табиблар хатасы белән күрү сәләтен югалткан Альбина Абрамова чыкты. Вадим кыз баланы һәрбер концертына диярлек чакыра икән, шулай итеп, зур сәхнәгә юл "күрсәтә".

Вадим Захаров юбилей кичәсенә репертуарын яңа керәшен җырлары белән дә баеткан. Чын керәшен концерты булды бу, дисәк тә ялгышмабыз. Концерт ахырында халык аягүрә кул чапты. Булдырдың, Вадим! Иҗат чишмәң алга таба да челтерәп аксын.

Юлия ГУБИНА

Салават Камалетдинов фотолары,

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев