Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авыл җирлегендә йолдызлар яңгыры Видео

Мамадыш районында яшәүче үзешчән сәнгать осталары арасында "Авыл йолдызлары яңгыры" ("Сельский звездопад") конкурс-фестивале гөрли.

Әлеге муниципаль проектта авыл җирлекләре көч сынаша. Чарада бары тик җирлектә гомер итеп эшләүче яшьләр, бюджет учреждениеләре специалистлары, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала. Студентлар һәм читтә яшәүче авылдашлар конкурска кертелми.

Сигез номинация (кинофильмнан җыр, хореография, вокал, җирле шагыйрьләрнең шигырен уку, "Угадай мелодию" уены, халык сәнгате үрнәкләре, авыл җирлеге җитәкчеләренең катнашуы һ.б.) буенча әзерләнгән чыгышларны тамашачы гына түгел, мәртәбәле жюри да бәяли.

Ел дәвамында район авыл мәдәният йортларында 200дән артык тамаша күрсәтеләчәк. Иң күп балл җыйган командалар яз көне Район мәдәният йортында чыгыш ясаячак.

Чираттагы тамаша 19 январь көнне Пойкино авылында узды. Анда Дүсмәт һәм Келәүш авыллары җирлекләре көч сынашты. Беренче ярыш нәтиҗәсендә, ике команданың да баллары тигез бүленде. Әлеге җирлекләр арасындагы икенче тур ярышы 25 январь көнне, Дүсмәт авылы Мәдәният йортында узачак.

Беренче ярыштан фоторепортаж һәм халык сәнгате номинациясе буенча әзерләнгән Май чабу күренешеннән видео тәкъдим итәбез.

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Дүсмәт авыл җирлегендә йолдызлар яңгыры Видео

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев