Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәттә тәбикмәк төерле булмады ФОТО

Агымдагы 2018 ел Дүсмәт авылы өчен, һичшиксез, сөенечле булыр. Ник дисәгез, Май чабуда пешкән тәбикмәкләр, кояш кебек түп-түгәрәк иде, ә инде карачкы дигәннәре тулысы белән янып бетте. Мамадыш районының Дүсмәт авылында Май чабуны - кышны озатып, язны каршылау һәм Олы ураза алдыннан күңелле ял итеп алу бәйрәмен соңгы тапкыр 50-60...

Агымдагы 2018 ел Дүсмәт авылы өчен, һичшиксез, сөенечле булыр. Ник дисәгез, Май чабуда пешкән тәбикмәкләр, кояш кебек түп-түгәрәк иде, ә инде карачкы дигәннәре тулысы белән янып бетте.

Мамадыш районының Дүсмәт авылында Май чабуны - кышны озатып, язны каршылау һәм Олы ураза алдыннан күңелле ял итеп алу бәйрәмен соңгы тапкыр 50-60 еллар элек уздырган булганнар. Инде менә ярты гасырдан соң, күптән түгел генә җирлек башлыгы итеп сайланган Олег Павлов инициативасы белән, Пручти көнне авылдашлар янәдән матур итеп бизәлгән ат чанасына утырып кәтәйсә йөрделәр, рәхәтләнеп таудан чана шудылар, четердәп торган майда пешкән тәбикмәкләр ашадылар.

"Өлкән авылдашлардан сорашып, өйрәнеп эшләдек. Без дә уздырмасак, киләчәк буын әлеге йолабызны инде бөтенләй дә белмәячәк. Күңелләребез саега, ярлылана бит",- дип борчыла яшь башлык. Быел бәйрәмдә ун кеше булса, киләсе елга егермеләп авылдаш чыгар, диеп кенә планлаштырылган Май чабу, Сабан туеннан да болайрак булды. Әнә, бер кырда "син авылның югары очында торасың, мин - түбәночта, кыш буе күрешмәгән идек, шәп булды бу", - дип, түтиләр көлешә. Җон эрли торган кабага атланып, ярышып килешләре иде аларның.

Чыннан да, авылның олысы-кечесе - барысы да Май чапты. Кызыксынулары көчле булгандыр - Мамадыштан, күрше керәшен, хәтта, татар авылларыннан да кунаклар күренде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре нинди генә маҗаралар уйлап тапмаган! Кемнең җаны ничек теләсә, шулай бәйрәм итте. Балалар гына түгел, илленең теге ягына басканнар да, чыр-чу килеп, чыпчык аягы сындырырлык таудан чана шудылар. Берәүләр себерке белән туп артыннан йөгереп ярышса, икенчеләр, мыек астыннан гына елмаеп, кем тизрәк дип, кайнар тәбикмәк ашады. Аркан тарту уены иң кызыкларның берсе иде - монда югары оч белән түбән оч көч сынашты. Бу ярышта авылдашлар аеруча азарт белән катнаша. Һәрберсенә дә үз очы якынрак бит. Кәтәйсә итәргә чират җыелды. Баскан җирендә биеп торучы атның чанасына утырып та, "Буран" кар мотоциклына чана тагып та йөрделәр. Әй, күңелле дә инде, кәтәйсә итүләре. "Җиңгәчәйләр" үзләре такмак әйтә, үзләре көлешә. Ахырдан олы яшьләрдәге бер дәдәйнең "Буран" егәрле, ләкин кыңгыраулы атка тормый шул инде", дип, малкайны яратып торуын да әйттеләр.

Тәмле бәйрәм бит, халыкны кайнар шашлык һәм телләрне йотарлык пылау белән Олеся белән Ленар Мөхәммәтҗановлар сыйлады. Авылдашлар шунда ук җиләкле чәй эчеп, шифа да алдылар. Һәммәсе дә матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт белдерәләр.

Беренче коймак төерле була, диләр. Дүсмәттәгесе уңды. Киләчәктә, Май чабу гадәткә кереп, ел да уздырыласына бер шик юк.

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев