Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмиланың айбагырлары уңган!

Һәр елның 25 марты Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләнеп үтелә.

Кайберәүләр бу өлкәдә эшләүчеләрне җырлап-биеп, концерт-тамаша карап, уен-көлке белән генә вакытларын уздыра, дип, сай фикер йөртә. Халыкны авыр тормыш ыгы-зыгысыннан беразга булса да аралап, күңеленә рухи азык иңдерү һәм буыннан-буынга килгән мәдәни мирасыбызны барлап, саклап, аны киләчәккә тапшыру -– бер дә җиңелләрдән түгел. Болар барысы да кешедә күңел байлыгын арттыра, әдәплелек тудыра. Бу өлкәдә тормышны һәм халыкны бары тик үлеп яратканнар гына эшли ала. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы педагогы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина (Чартинова) шундыйлардан.

Кайбыч районының Зур Тәрбит авылында Галина белән Степанның бишенче баласы булып дөньяга килә.

Тормышы мәдәният белән үрелеп барачагы кечкенәдән үк билгеле була аның. "Үз-үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Иң беренче тапкыр җырлаган "Чеп-чеп, чебиләрем" дигән җырны, төштә булган кебек кенә хәтерлим. Җиде айдан тәпи киткәнмен, ике-өч яшьтә җырлый да башлаганмын",- дип искә ала ул балачагын.

Беренче класста укыганда җыр дәресендә, хәтта, урысча җыр да җырлап биргән. Укытучысы сокланып, директорларын һәм башка укытучыларны чакыртып керткән. Шунда, "өченче класс укучылары концерт куя, син обязательно җырлыйсың", дип, Людмиланы программага кертеп тә куялар.

Людмила Степановнага җырлау сәләте әнисе ягыннан бирелгән. Аграфена әбисе уеннарда башлап җыру әйткән, әнисенең дә тавышы моңлы, көчле булган. Бүгенге көндә инде исән түгелләр икән.

Мәктәпне тәмамлагач, әнисе һәм әбисе салган орлыкларны шыттырып чәчәк аттыру теләге белән, Алабуга шәһәренә юл тота. Мәдәният һәм сәнгать колледжында укыганда ук гастрольләргә йөри. Аннан соң, "Зәй утлары" җыр һәм көлке театрында артистка булып эшли. Соңрак, Зәй "Мәдәният идарәсе"нең концерт группасында җырчы була.

2009 елда яңадан Алабугага кайта. Бүгенге көндә Мәдәният һәм сәнгать колледжының "Эстрада музыка сәнгате" бүлегендә укыта. "Айбагыр" яшьләр керәшен фольклор ансамблен җитәкләп, республикакүләм бәйгеләрдә катнашалар, һәрдаим мактаулы урыннар яулыйлар. "Айбагыр"га җырларга теләге булган башка бүлектә укучы студентларны да алам. Беренче курс балалары да зур кызыксыну белән коллектив иҗатына кереп китәләр. Ансамбльнең репертуары әбиләрдән яздырып алынган җырулардан тора. Аларны үзем нотага салам. Туган ягым - Кайбыч төбәгендә яшәүче Мәлки керәшеннәры иҗатын да өйрәтәм. Студентларым белән якыннан дуслашам, яратам, хөрмәт итәм үзләрем. Алар да мине җылы кабул итә. Мин моны күңелем белән сизәм. Бер-берләребезне аңламасак, яхшы нәтиҗәләребез дә булмас иде", - ди ул.

"Айбагырлар бигрәк уңган" дигән бренд җырлары белән тамашачы күңелен яулап, "Туым жондозы" фестивалендә дипломант исеме яуладылар. Чыннан да, сокланырлык, яшь, талантлы "айбагырлылар" - Ольга Бачкова, Лиана Антонова, Аида Егорова һәм Елена Кирилловалар Людмила Степановнаның хезмәт җимешләре. Ул аларның һәрберсе турында да яратып, шатла-нып сөйли. "Оля бик яхшы тәрбия алган кыз. Тырыш та, тыйнак та, талантлы да. Миндә укыганда "Татар моңы" лауреаты булды, бик горурланам. Бүгенге көндә Винера Ганеева классында укый, сәләте булмаганнар аңа эләгә алмый. Аиданың киләчен мин "Бәрмәнчек" дәүләт ансамблендә күрәм. Тырышуларын, үҗәтлекләрен ташламасыннар иде. Лиана белән Ленага да зур өметләр баглыйм, булдыралар", - ди шәкертләре турында Людмила Степановна.

Мәдәният йортында эшләүче "Сөембикә" татар халык фольклор ансамбленең дә уңышларын Людмила Гатауллинадан башка күз алдына китереп булмый. "Халкыбыз иҗатын яшь буынга тапшыруда бар йөрәкләрен биреп, зур көч куючы ансамбль коллективларына игътибар күбрәк булсын иде. Олы абый-апаларның аздан да күңеле була бит",- ди ул борчылып.

Утыз елга якын хезмәт стажы булган карендәшебез 12 апрель көнне Алабугада сольный концертын бирә. Кичәдә укучылары, хезмәттәшләре һәм яраткан артистларыбыз да чыгыш ясаячак.

"Мәдәният өлкәсендә эшләү, гомумән, җиңел түгел. Бар энергияңне биреп, кешеләрне хөрмәт итеп, тамашачыңны үзеңнән югарырак күргәндә генә уңышларга ирешеп була. Мин халкымны бик яратам, шушы яшемә җитеп, бер дошманым да юктыр", - ди Людмила Степановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев