Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли бәйрәмнәр старт ала

"Питрау" керәшен мәдәнияте фестивале Мамадыш районының Җөри авылында быел 19 нчы тапкыр үткәреләчәк

Республикада инде күп еллар Татарстан халыкларының табигый-календарь циклына бәйле милли бәйрәмнәр зурлап уздырыла. Әлеге фестивальләр Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм торгызу бурычы белән оештырыла. Кунаклар милли культуралар белән якыннан танышып, һәр халыкның ата-бабадан килгән мәдәни мирасларын тамаша кыла ала.

Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне үткәрү графигы расланды.

Шулай итеп, 26 майда Лаеш районының Русское Никольское авылында рус халык бәйрәме Каравон”, 2 июньдә Кукмара районының Починок-Кучук авылында мариларның “Пеледыш Семык”, 3 июньдә Лениногорск районының Мордва Кармалкасында “Балтай” республика мордва халкы бәйрәме, 23 июньдә Казанда – “Сабантуй”, 1 июльдә Балтач районының Чипья авылында удмуртларныңГырон быдтон”, 7 июльдә Норлатта чуашларның “Уяв”, шушы ук көнне Чаллыда славяннарның “Иван Купала” бәйрәмнәре узачак. Әлеге календарь циклы 14 июль көнне “Питрау” керәшен культурасы фестивале белән тәмамлана.

Быел “Питрау” 19 нчы тапкыр Мамадыш районының Җөри авылында узачак. Оештыручылар әлеге бәйрәмдә республика, шул исәптән, чит өлкәләрдән дә, фольклор коллективлар катнашыр, дип көтәләр. Елдагыча бәйрәм программасында балалар, дискотека мәйданнары каралган, зур һәм кечкенә сәхнәләр эшләячәк. “Кряшен чибяре” һәм “Фольклор” мәйданчыклары быел да иң популярлары булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев