Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блогеры

Геннадий Макаров

Геннадий Макаров

Танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның блогын ачып җибәрәбез.

Әлеге блогта Геннадий Макаровның халкыбыз турында этнографик язмалары, тикшеренү эшләре, архивлардан эзләп тапкан кыйммәтле материаллары урын алыр.
Геннадий Макаров халык мәдәнияте традицияләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге белән Татарстанда һәм республикадан читтә дә югары абруй казанды. Ул балаларны һәм яшьләрне этник традицияләрдә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Традицион музыка уен коралларын торгызу буенча эшчәнлеге Татарстан җәмәгатьчелеге өчен аеруча да мөһим.
Геннадий Макаров беренчеләрдән булып Чиләбе өлкәсе Нагайбак районында гомер итүче нагайбәкләрнең этник культурасын өйрәнә башлый. Нагайбәкләрнең мәдәниятен һәм тарихын барлау һәм саклап калу буенча зур күләмдә эш башкара.
Шуны да искәртергә кирәк, Геннадий Макаров керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле төзелүнең дә чишмә башында торган шәхес. “Бәрмәнчек” нең бүгенге репертуары – Геннадий Михайловичның керәшеннәрнең төрле этник төркемнәре буенча күпьеллык этнографик экспедицияләре вакытында җыйган уникаль һәм төрле катлам үрнәкләре нәтиҗәсе.
Геннадий Макаров тәкъдим иткән язмалар газета укучыларыбызга, һичшиксез, кызыклы һәм файдалы булыр.