Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кайгылы тӧн

Кайгылы тӧн

Ӱтте жиде жыл. Тормош ӱзгярде. Дӧнья бютяннянде. Кайгылы тӧн онотолмой. Кайгылы тӧн гел истя

Бер чакта да онотмамын мин
14-че жылны, 18 июлне.

Кич. Кӧн буйы кыздырган кояш кайыш-кайыш кызарыб байый. Калык урактан кайтыб киля. Кайсысы урагын иҥ башына салган, кайсылары бишалты уракны бергя тӧргянняр, кайсысынын кулында кувшин, кайсысы жилкясеня кӧлтя кютяргян.

Арыганнары беленеб тора: атлар-атламас гына баралар, сӧйляшергя телляре бармый. Тик тау башыннан ике карчык, жилкяляреня кӧйӧнтя арткылый чилякляр асыб кызарышыб сӧйляшеб киляляр.

– Кюрдеҥме, Унич, кеняген тӧння койорокло жондоз сузылды?

– Äйтя кюрмя инде, Упый, ӓйтя кюрмя, кюрдем… кюрдем. Бер-бер нястя булмый калмас.

– Жакшыга тӧгӧл микян. Бӧгӧн кояш бик кыздырды, игенче кӧннӧ аяз булса жакшыга диб сӧйлӧйляр.

– Кайа ул жакшы. Жакшыны кӧтмя инде. Начар хабяр бардыр. Ул тӧн жагына узды бит, Алла сакласын, тӧрлӧ хаза кюрергя жазмасын!

Чӧкӧрдяшя, чӧкӧрдяшя, былар ике жакка айырылыб китяляр. Урамда калык гер-гер киля. Тузан кӧтеӱдян сун басылыб житмягян, тузан арасыннан барысын да кюреб бетереб булмый.
Карауыл ӧйӧ жанына картлар жыйылган; урядник килгян. Урядник кюкеряк кесясеннян зур, тӧргян кагаз чыгара. Актарыб укыйлар… Урядник укый урысча, анын артыннан староста кючереб бара. Калык тыб-тын.

Укыб бетерделяр…Сугыш! Сугыш! Бетябез, сугыш! Жыйындагы бар кеше дя турыга катты. Тик урядник геня иртягя сигез сагяткя волостной кантурга тӧшӧб житяргя приказ биреб, минем тагын барасы жирлярем бар ӓле диб, атка атланыб китте.

Бик озак калык бер сюз дя жяшмейчен, бер берсеня тегялеб караб тордо.

Калдыгында староста уйга батыб «нишлейбез сун, картлар» диде.

– Ней эшлейсен инде, знамы, барасыҥ, кюзлярен старастадан алмыйчын Гяӱерля бай жяшя – бар да безнен башка калган икян.

– Меня заманалар, ис киткеч. Сун багыт ӱтя, нишлейбез, айса лаулар ӓзерляргя киряк – стараста бу сюзляр белян калыкка алмаша – сун, ничя лау киряк икян. Кемняр-кемняр китя икян… исяблейек.

– ух, Аллалар! Урак ӧстӧня туры килде тагын. Бетябез инде, бер Алла сакласа жарар ыйы – бу сюзлярне бер карт та кабатламый калмады.

Исяблейляр… Симка дяй Питере, Озон Гӧрӧй, Чтапан, Бячкя дяй Ибаны… 18 кеше чыгаралар.

Ой, минем Ибанга да тея меней. Миҥа гына калган икян. Ух! Торор халем жук, кайтасы тизеряк. Бячкя дяй жыйыннан айырылыб китя.

– Мин дя кайтасы.

– Тукта, Никулай, бергя кайтыйык.

– Картлар, туктагыз инде. Лауларны билгеляб чыгыйык та, барыбыз да таралырбыз ич – стараста тауышын кютяря-кютяря калыкка кычкыра.

– Какуй мында лау кайгысы, малайы жук кеше барыр шунда.

– Сез геня тӧгӧл ич, Никулай, минем дя калдык малайым китя, эшне бетерейк ич, сабыр итегез.

Калыкнын жартысы тарала, жартысы кала. Лауларны ӓзерляб бетерделяр. Урядник сюзляре, салдат жыйыу хабяре, сугыш ачылыу бер сяттюк бӧтӧн ауылга жяйеля. Анда да мында да, жыйылышыб катын-кызлар, карчыклар акырышалар. Ауыл ӱлемгя ошой.

– Синеке дя китясе бугай, Праскый.

– Эййе, лабасам – сулышын ала-алмыйчын, Праскый ӓбей жауаб биря.

Мӧтрей ӓбей Праскыйнын кайгысы кюб икянен сизя, бер сюз дя жяшмей. Жӧряген ауырттырасы килмей. Тӧн каб караҥгы. Алай булса да ауыл жокламый. Ӧй сайын ут. Бар да
ӓзерляняляр. Ӱзляренен баласы китмяся дя, кайсылары кешегя булышасы була. Кюб ӧйдя жылашыу, акырышыу. Китясе кешелярне ӧйдян ӧйгя ашка жӧртяляр. Жегетляр китясе кичне гулять итеб каласы булалар. Алар бар да урамда. Может быть алар калдык тӧннӧ тыуган, ӱскян жирлярендя жӧрӧй торганнардыр.

Кайсылары ат жигеб чыккан. Тӧрлӧ жактан сузылыб, моҥно кӧй тауышы эшетеля:
Карадым илляргя кайрылыб,
Каласыз, туганнар, айрылыб.

Меня игенче жактан бютян тауыш:

Жаникайым, мында ла килсяня,
Халлярем ауыр, белсяня.

Туышлар басыла. Утлар сейерякляня. Бер ӧйдян жылаган тауыш эшетеля. Ӱгяней ӓбей бердян бер малайын озатырга ӓзерляня.

– Мунча да чабынмый калды инде, мескен.

– Äйдя жылама, Ӱгяней, Алла жазса боролоб кайтыр ӓле, жазыгыбызга карышыдыр шул – кюрешесе жуатасы була – койороклы жондоз сузылгач, начар хабяр булыр дигянняр эйе, дӧрӧсӧн ӱк шулай.

– Сун, кайсы дошманы туймый тагын – Татый тютей катыша – меня калыкны бӧлдӧрӧӱче.

– Бардыр шунда инде, бардыр.

Кайгы… Зур кайгы… Ул тӧннӧ кайгы кюб кешене сырыб алды. Бӧтӧн Россия кешесе кайгылы тӧннӧ ӱзляренен караб торган кешелярен дошманга карышы сугышка озатырга ӓзерлей. Нейдей сугышка? Кем белян сугышырга? – Ауыл кешесе белмей, тик суҥыннан белгяч геня Герман дигян сюзне ауызыннан тӧшӧрмӧй.
……….
Иртя. Анда да, мында да кеше жӧрӧй. Бар да ашыгалар. Жегетляр ӧйӧрӧйӧр жырлашыб узалар. Алар калдык сагятлярендя ауыл матурлыгы белян исянняшяляр. Жырлары моҥно. Ӱзлярен бахетсезляргя саныйлар.
Ник моҥайабыз былай,
Алла жазгандыр шулай.


Äнекяй мине табкан чакта
Ак жяймягя билягян,
Ак жяймягя билягяндя
Бахетле булсын, димягян.

………
Инде аларны озаталар. Карендяшляре, кюрешеляре салдатны ауылдан чыгарыб жибяряляр. Уй, акырышыу… Тел белян ӓйтеб бетерерлек тӧгӧл! Аналары ӱкерешяляр… бара алмыйлар.

– Жылама инде, ӓней, мин геня тӧгӧл бит – баласы анасын кӧйлӧй – кайтырмын ӓле.

Бар да кюпер тӧбӧня часовник жанына жыйылдылар. Калдык кюрешеӱ, айрылышыу – ана ӧчӧн самый читен минут. Ӱбешеб, … жылашыб айырылдылар. Калык таралды. Тарантасларга утырыб, жегетляр жырак жулга чыгыб киттеляр. Инде алар кюренмейляр. Тик жырактан сузылыб моҥно тауышлары эшетеля:

Ка..а…радым илляргя кайрылыб,
Каласыз, тыуганнар, айры..ыб.

Ӱтте жиде жыл. Тормош ӱзгярде. Дӧнья бютяннянде. Кайгылы тӧн онотолмой. Кайгылы тӧн гел истя.

Дмитрий Касимов

1921 жылгы белешмядян: бу хикяйя авторы Касимов Дмитрий Васильевич 1909 жылда тыуган; тыуган урыны Лайыш кантуны Жугары Казиле ауылы; урта белемне, жылышы буйынча кряшен; «Белемнек» журналы редакторы булыб эшляӱче.

Геннадий Макаров әзерләде.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев