Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кряшен педтехникумы турында

Кряшен педтехникумы турында

Кряшен педтехникумынын каршылыклы,большевикларнын вульгар-социологик карашларын алга алыу катышкан историясенен бер кюренеше. Ничек кеня бумасын, бу безнен историябыз: Киҥяш газиты, 1928 жыл, 29 май (№20)

2-че июньдя кряшен педтехникумы быйыл 19 кеше чыгара. 1927-28 укыу жылында Кряшен педтехникумын бетереб 19 жяш педагоглар ауылларга таралалар. Техникумны бетереӱ кӧнӧ 2-нче июньдя билгелянде. Ӓле шушы кӧннярдя геня булыб узган кряшен коммунистларынын 3-нче совещаниеляре кряшенняр арасындагы аҥ-белем эшляренен ӓм шулай ук башка ауыл хужалыгын партия, советлар хӧкӧмяте кюрсяткян жуллар белян тӧзӧӱ эшлярендя дя байтак кына житешсезлекляр барлыгын билгеляб узды. (…)

Кряшенняр арасында эшляӱдя кряшеннярне татарлар белян жакыннаштыру, кряшеннярне хӧкӧмят эшлярен тӧзӧӱгя катнаштырыу – безнен тӧб бурычларыбыз булыб санала. Меня бу нястяне тормошка ашырыуда безнен кряшен техникумын бетереб чыгыучылар иҥ ышангычлы корал булырга ӓзерлек алган булыу тиешляр.

Техникум бетереб чыгыучы иптяшляр 6 жыл эчендя аҥ-белем эшляреня катнашыб байтак кына ӱзляреня киряк булган ӓзерлекляр алдылар. Совет шкуллары алдында тора торган бурычларны ӓм аларны нейдей ряӱештя тормошка кертеӱ турыларын да техникумны бетереӱчеляр ачык аҥнаб чыгалар.(…)

Быйылгы жылны техникум 4-че выпуск жасый. Мыҥар тикле булган 3 жыл эчендя техникумны бетереб 41 кеше чыктылар. Быйылгы белян ней барысы техникум 60 кеше чыгара. Мыҥар тикле чыккан 41 кешенен 19-зы 1-нче баскыч шкулларында эшлейляр, 17-се семилеткаларда, 5 кеше ШКМ-да. Урыннардан килеб тора торган хабярляр буйынча ӓм укыб бетереӱчелярнен ӱзляре сӧйляӱляре буйынча, алар эшне арыу гына башкарыб баралар. (…)

Техникумда эшне тейешле булган бер дяряжягя куяр ӧчӧн ӓле бик житешмягян урыннар бар. Быларнын берсе помещениеляр ӓзлектян торор-жатыр, укыу-ӧйрянеӱ ӧчӧн кабинетлар азлыктан, ашау-эчеӱ ӧчӧн канягятлянерлек акча булмау. (…)

Порфирьев

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев