Туганайлар

Блоги

  • Геннадий Макаров

    Танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаровның блогын ачып җибәрәбез.

    Әлеге блогта Геннадий Макаровның халкыбыз турында этнографик язмалары, тикшеренү эшләре, архивлардан эзләп тапкан кыйммәтле материаллары урын алыр.
    Геннадий Макаров халык мәдәнияте традицияләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге белән Татарстанда һәм республикадан читтә дә югары абруй казанды. Ул балаларны һәм яшьләрне этник традицияләрдә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Традицион музыка уен коралларын торгызу буенча эшчәнлеге Татарстан җәмәгатьчелеге өчен аеруча да мөһим.
    Геннадий Макаров беренчеләрдән булып Чиләбе өлкәсе Нагайбак районында гомер итүче нагайбәкләрнең этник культурасын өйрәнә башлый. Нагайбәкләрнең мәдәниятен һәм тарихын барлау һәм саклап калу буенча зур күләмдә эш башкара.
    Шуны да искәртергә кирәк, Геннадий Макаров керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле төзелүнең дә чишмә башында торган шәхес. “Бәрмәнчек” нең бүгенге репертуары – Геннадий Михайловичның керәшеннәрнең төрле этник төркемнәре буенча күпьеллык этнографик экспедицияләре вакытында җыйган уникаль һәм төрле катлам үрнәкләре нәтиҗәсе.
    Геннадий Макаров тәкъдим иткән язмалар газета укучыларыбызга, һичшиксез, кызыклы һәм файдалы булыр.

  • Наука о кряшенах

    Как известно, в истории кряшен очень много щепетильных тем и открытых вопросов. До сих пор в научном мире ведутся дискуссии по поводу происхождения кряшен. В настоящее время опубликовано достаточное количество исследований по данной проблематике, однако не проделана работа по комплексному изучению истории кряшен.

    Задача нашей газеты — познакомить читателей с существующими научными изысканиями, сделать их общедоступными.

    Керәшеннәр турында фән

    Билгеле булганча, керәшеннәр тарихында четерекле темалар һәм ачык сораулар бик күп. Бүгенге көнгә кадәр фәнни дөньяда керәшеннәрнең килеп чыгышы буенча дискуссияләр алып барыла. Өйрәнүләр дәвам итә. Әлеге блогта без сезне инде басылып чыккан фәнни хезмәтләр белән таныштырырбыз.

     

    Историческая справка

    Закрепление названия «кряшен» в науке было связано с ростом кряшенского самосознания и развитием этнографических знаний. В дореволюционный период (до 1917 г.) в русскоязычных документах, в том числе в и законодательстве, научных статьях и книгах, этот термин практически не использовался. Применялись такие понятия, как «старокрещеный татарин», «новокрещеный татарин», «крещеный татарин».

    Впервые термин «кряшен», вернее «крещён», встречается в этнографическом сочинении священника с. Чуры Г. Ляпидовского в 1848 г. Позже о том, что «крещеные татары» называют себе «крещёнами», писал Н.И. Ильминский. Несмотря на то, что с 1860-гг. можно уверено говорить, что сами представители называли себя «кряшенами», вплоть до 1917 г. в русскоязычных документах они фиксировались как «крещеные татары».

    Сами представители кряшенской интеллигенции, в соответствии с этой традицией в своих работах на русском языке, а также в письмах обозначали себя как «крещеные татары».

    Как известно, первое учебное заведение, созданное для кряшен в 1862 г., именовалась «Казанская центральная крещено-татарская школа», в дореволюционных названиях православных переводов, подготовленных для кряшен, также фигурировало название «крещеные татары». Такая «двойственность» в обозначении этнонимов отмечается и по отношению к другим этническим группам Среднего Поволжья: мари – «черемисы», удмурты – «вотяки». Лишь после 1917 г., в результате социальных и общественных изменений, а также роста самосознания кряшен, постепенно начинает широко внедряться этноним «кряшен», вместо «крещеный татарин».

    Материалы, опубликованные в блоге «Наука о кряшенах», подаются с учётом вышеназванных условностей.

  • Кряшенский узор

    Открываем блог, посвященный прикладному искусству, народному костюму и этническим узорам кряшен. Блог будет вести специалист по этнографии, знаток кряшенского костюма и журналист Валентина Максимова.
    Валентина Петровна - уникальная личность, в золотых руках которой рождаются настоящие произведения искусства.
    Она известна не только в узком кругу, но и по всей нашей республике и за ее пределами. Вышитые ею национальные полотенца, созданные композиции по этническим костюмам демонстрируют высокий уровень искусства кряшен. Свою главную задачу Валентина Максимова видит в возрождении этнической культуры, в передаче молодому поколению своего опыта и знаний.
    Мы верим, что эти материалы будут интересны и полезны нашему читателю.

    Керәшен бизәге

    Керәшеннәрнең киенү, бизәнү һәм туку культурасына багышланган блог ачып җибәрәбез. Бүлекне этнография буенча специалист, керәшен костюмнары белгече, журналист Валентина Максимова алып бара.
    Валентина Петровна халкыбызның йөзек кашы, үз кавеме өчен янып-көеп йөрүче энтузиаст. Ул, гомумән, керәшеннәр арасында гына түгел, Республикабыз буенча да күренекле шәхес. Аның чиккән сөлгеләре, сәхнә өчен теккән этник костюмнары, күлмәкләре безнең сәнгатебезнең ни дәрәҗәдә югары булганын күрсәтә. Аның тормышы керәшеннәрнең этник культурасын торгызу, яшь буынны да әлеге эшкә тарту белән бәйле, дисәк тә, ялгышмабыз.
    Валентина Максимованың әлеге блогтагы материаллары һәммәбезгә дә кызыклы һәм файдалы булыр.

Реклама