Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

КЕРƏШЕН СӨЙЛƏШЛƏРЕНДƏ ЙОЛА ТЕРМИНОЛОГИЯСЕ ҺƏМ ФОЛЬКЛОР (ЭТНОЛИНГВИСТИК АСПЕКТ), - Ф.С.Баязитова Татарстан фəннəре академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институты

КЕРƏШЕН СӨЙЛƏШЛƏРЕНДƏ ЙОЛА ТЕРМИНОЛОГИЯСЕ ҺƏМ ФОЛЬКЛОР (ЭТНОЛИНГВИСТИК АСПЕКТ), - Ф.С.Баязитова Татарстан фəннəре академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, əдəбият һəм сəнгать институты

Авылларда, керəшен сөйлəшлəрендə сакланган борынгы сүзлəр һəм гореф-гадəтлəр, йолалар традицион культураны өйрəнү өчен ышанычлы фəнни чыганак булып торалар. Төрле конфессиядəге халыкларның дуслыгын ныгыту, рухи байлыклар белəн уртаклашып яшəү хəзерге заманның төп бурычлары итеп санала

Традицион культура лексикасы ата-бабалардан калган олы мирас булып санала. Билгеле булганча, халык традициялəре, нигездə, диалекталь, ягъни күп вариантлы [11, с.20] һəм тарихның бик борынгы тирəн катламнарына барып тоташа. Менə шушы тарихи катлам лексикасы тормышның табигый сəбəплəре заманнар, көнкүреш шартлары үзгəрү нəтиҗəсендə, чын мəгънəсендə эреп, югалып бетү алдында тора.

Керəшеннəрдə борынгыдан килгəн традицион йолалар нык сакланган диеп əйтсəк тə, аларның күбесе инде бүгенгə күзəтелми, əмма өлкəн буын кешелəре аларны хəтерлилəр һəм сөйлəп тə күрсəтəлəр. Шуның өчен без бүгенге көндə күбрəк халык хəтерендə сакланган, аларның сөйлəме аша безгə килеп җиткəн мəгълүматларга нык таянабыз. Традицион йолалар, ягъни борынгыдан килгəн халык-йолалары, фəндə икегə бүлеп өйрəнелə. Гаилə йолалары һəм календарь йолалар, ягъни елның төрле фасыллары белəн бəйле йолалар, бəйрəмнəр. Гаилə йолалары арасында иң катлаулысы һəм үзенчəлеклесе – туй йолалары.

Туй йолалары һəм йола терминологиясе

Керəшеннəрнең туй йолаларында фольклорның бик борынгы үрнəклəре, җырлар, ырымнар, ышанулар, тел байлыгы бергə үрелеп бара. Керəшеннəрнең сөйлəшлəре бер төрле булмаган кебек, гореф-гадəт, йолаларда да берникадəр аерымлыклар бар. Шуңа күрə йолалар һəм йола терминнарының язып алынган урыннарын да күрсəтеп барырга тырыштык.

Димче, җаучы, башкыда.

Димче, җаучы, башкыда – кыз димлəргə, кыз сорарга килүче кеше. Татар халкының башка төркемнəрендəге кебек, гəрчə егет белəн кыз электəн таныш булып үзара килешсəлəр дə, егет ягы димче җибəреп, түбəнчелек белəн кызны сораша. Димче булып килгəн кеше:

«Утырған урыным мендəрле,

Айақ астым бүкəнле», – дигəн сүзлəр белəн килеп керə. Кызның ата-анасы димчене олылап, хөрмəтлəп каршы алалар, мендəргə утыртып кунак итəлəр. Шуның өчен аны «мендəрле кунак» дип тə атыйлар.

«И-и, мендəрле кунакмени əле син, əйдə, түрдəн уз», – дип каршы алалар.

Димче, җаучы, башкода // башкыда сүзлəре əдəби телдə кулланылалар, шулай да башкода сүзе күбрəк мишəр диалекты сөйлəшлəре өчен хас. Керəшеннəрдə чистай төбəге сөйлəшендə: башкыдалый бару – башкода булып бару. – Кызга инде башкыдалый җөрей башлаганда иң əѡəл килə башкода.

Тау ягы (мəлки) керəшеннəрендə җаучы килү:

Җаучы килə дə кызга турук бер тактадан атлап, түргүк килеп утыра сəкегə, берсенə дə қарамый.

«Бер тактадан атлап килəм,

Бер тактадан атлап чыгып китəм» – ди.

Бер тактадан атлап бара да, чыбыгы белəн сугып куйа кызга. «Мона бу тамга, сина сугып куйдык, сине килешергə килдек» ди. Бер кайа борылмаслык инде, бер тактадан атлап чыгып китə.

Кыз килешү, җаулык бирү

Тау ягы (мəлки) керəшеннəрендə:

Кызны сүлəшə. «Синең кызыңны алма келибез, бик йаратабыз кызыңны». Килешкийтəн бер дə тотмаган матур җаулык биреп җибəрə.

«Бу безнең wəгъдə, ышанычлы булсын», – ди.

Чистай керəшеннəре сөйлəшендə:

Килешеп киткəч алты атна утыра кыз анасы җанында. Аны бик зурлап, булышлап кына килеп алалар.

Кыз ярəшү – борынгыдан килгəн матур йолаларның берсе. Ул, димче, яучылар килеп, кызны бирергə ризалыкны алу белəн генə бетми, ике якның вəгъдə бүлəклəре алмашуы белəн дə ныгытыла. Гадəттə, кыз ягыннан кызның үз кулы белəн сугып яки тегеп əзерлəп куйган əйберсе – сөлге ашъяулык бирелə торган булган. Керəшеннəрдə күбрəк бистəр (ягъни сөлге) биргəннəр. Егет ягы да кызга нинди дə булса бүлəк бирə, ягъни ак алыштыру була. Аклашканнан соң инде кыз кеше ярəшелгəн булып исəплəнə, бүтəн кешегə кияүгə китə алмый. Шулай ук егет тə бүтəн кешегə өйлəнергə тиеш түгел. Ак бирү, аклашуга халык бик җитди караган. Əгəр ак биреп, ягъни вəгъдə бүлəклəре биреп тə кыз бүтəн кешегə кияүгə китə икəн, аның əлеге гаилəдə калган əйберсе белəн төрле бозымнар эшлəп була, аларның килəчəк тормышлары уңышлы булмый, дип ышанганнар.

Ақ каз. ар. – крш. егет ягыннан яучылар килеп, кызны бирергə килешкəннəн соң, кыз ягыннан вəгъдə бүлəге итеп бирелə торган əйберлəр.

Аққа ашаулық, бистəрлəр бирə қыз. Аққа қаршы җегет җағы ақча бирə.

Ақ алыштыру – вəгъдə бүлəклəре алмаштыру.

Ақ алыштыру дилəр. Җегетнең бер əйберсен қыҗҗағына, қызның бер əйберсен җегет җағына бирəлəр.

Қыз килешкəндə – ақ алышалар ыйы. Алып баралар ыйы пары белəн ипей, кийəүгə җанчық чигүле, анарга чиклəwек тутыралар.

Аққа дип бирү т.кам.-крш.: – Элгəре аққа дип кулындағы қулҗаулығын биргəн, билендəге билбаwын да салып биргəн кыз.

«Менə аққа, мин синеке, син минеке», – дип. Аққа бирү ул сүз бирү инде. Қыз берəү белəн дə сөйлəшергə тийеш түгел.

Ақлашу кар. арт.-крш., нгб.-крш., т.кам.-крш. (шулай ук оренбург, минзəлə, казан арты сөйлəшлəрендə) ярəшү, кызны яучылаган егеткə бирергə риза булу.

Ақлашканда əйтəлəр:

«Сез инде каты тормағыз,

Без килдек сəбəп белəн,

Сез тормағыз сəнəк белəн»

Күлмəген, йə бистəр бирəлəр кызнықын – нгб.-крш.

Иң беренче ақлашу була торған ыйы. Қыз йанчыққа тутырып читлəwек бирə, бер чəй бистəре бирə. Имеш, бу ышанмақлыққа була.

Ак чыгару чст.-крш. туй мəҗлесендə кызның үзе чигеп əзерлəгəн, «ак» итеп биргəн сөлгесен яки ашъяулыгын халык алдына чыгарып күрсəтү. Туй башлыгы булган кеше аны зур матур подноска куеп, түбəндəгечə такмаклап чыгара:

Агы килə, агы килə,

Ак артыннан тагы килə,

Алтмыш агасы,

Җитмеш җиңгəсе,

Тулмаганын тутырыгыз,

Җитмəгəнен җиткерегез,

Шалтыратып салыгыз,

Җалтыратып алыгыз.

Шушы сүзлəрдəн соң, кызның яшьлек, сафлык билгесе булган чигүле яки суккан сөлгене туй кунаклары җəеп-җəеп карыйлар, сокланалар. Шуннан соң, ақны қотлап бүлəк салалар:

«Ақны қотлыйбыз, яшь килен бəхетле булсын, тигез гомер итсеннəр».

Фəнни яктан караганда, туй йолаларында кулланыла торган ак, аклашу, ак бирү һ.б. сүзлəр гарəп теленнəн кергəн хак, хаклашу, хак бирү сүзлəренə барып тоташа. Бу шулай булырга мөмкин, чөнки борынгы заманнарда кызлар өчен хак сорау булган. Əмма ул йола һəм аңа караган сүзлəрнең безнең көннəргə килеп җиткəн мəгънəсе һич тə хак бирү, хаклашу түгел. Биредə бүлəклəр, əйберлəр алмашу ышанмаклык өчен, символик рəвештə вəгъдə беркетүгə кайтып кала. Ак төсе элек-электəн изгелек, чисталык, сафлык төсе булып санала. Туганлык мөнəсəбəтен белдерə торган кайбер сүзлəрдə (ак əби, ак түти, ак дəдəй, ак кыз һ.б.) ак эпитетын куллану да шул борынгылыкның чагылышы булса кирəк.

Кəбен, минчəт.

Кəбен – чиркəүдə христиан дине йоласы буенча өйлəнешүне беркетү. Кəбен сүзе борынгы заманнарда ук фарсы теленнəн кергəн. Ул татар халкының аерымланып калган, борынгылык сакланган башка сөйлəшлəрендə дə (мəсəлəн: нократ, пермь, мишəр д. һ.б.) кулланыла һəм мөселман дине йоласы буенча никахлашуны белдерə. Башка теллəрдə кəбен сүзе: фарсы – кабини – законлы (хатыны), кумык телендə – гебинле хатын – кəбенле хатын; гебин қъыйыв кəбен кою, ягъни дини йола буенча өйлəнешү.

Мишəр диалектының серач сөйлəшендə кəбен сүзенең фонетик варианты – кибен бүгенге көндə дə актив кулланыла. – Кодаларның саwымын (күчтəнəчлəрен) бер генə кибенле (бер генə никахлы) кеше кертергə тийеш. Ике кибенле кешене йакын йибəрмəгəннəр: «Син торып тор, син ике кибенле кеше», – дип – срг.

Кəбен қойдыру крш. чиркəүдə дини йола буенча өйлəнешү.

Элек чиркəүгə барып кəбен қойдоралар ыйы. Кəбен қойдорып чықтылар исə, киленнəргə мəлəнчек, сүрəкə, чигəчə бəйлəтəлəр ийе килен булып җөргəндə.

Җегетлəр булсаң, син җегет бул,

Көмеш қойдыр қайыш җөгəнгə.

Җегет ғумерен зайа үткəрмə,

Кəбен койдор җаның сөйгəнгə – каз.ар.-крш.

– Кəбен қойдорғанда айақ астына ару бистəр җəйəлəр –т.кам.-крш.

Кəбенгə керү нгб.-крш. сөйлəшендə:

Иртəгə мына кəбенгə керə минем қызым ди. Үзенə атап күлмəк алдық ди.

Минчəт [<рус. венчать], минчəт салу – тау ягы (мəлки) керəшеннəре сөйлəшендə – чиркəүдə өйлəнешү йоласын үтəү.

Минчəткə алып киткəн чиркəүгə. Минчəттəн туры җегет җортона алып барган энде. Анда туй башланып китə.

Бəкиллəү, бакиллəү.

Өйлəнешкəн вакытта ата-ананың хəер-фатихасын алуны керəшеннəр бəкиллəү [гарəп: бəхил+лəр] дип əйтəлəр.

Казан арты керəшеннəрендə бəкиллəү:

Балақайым, без җаныбыз телəп сине кəбенне булырға бəкиллейбез. Аның белəн рысқаллы бул, бəқытле бул.

Тау ягы (мəлки) керəшеннəрендə бакиллəү:

Атасы белəн анасы утыралар җəнəшəр. Кыз белəн җегет идəнгə тезлəнеп баш ыралар. Бакиллек бирəлəр атасы белəн анасы.

«Бала-чагаларыгыз күп булсын,

Озын гумерле булыгыз», – ди.

«Кызым, иреңне исəнлəп тор, кайнанаңны,

кайнатаңны җакшы кара», – ди, бакиллəп чыгарып җибəрə.

– Тегендə кайната-кайнана бакиллəп каршы ала. Икмəк бырнысын кызга да, җегеткə дə каптыра.

«Икмəкле-тызлы булыгыз», – ди.

«Бодай көлтəсе кебек кыз бирдек,

Солы көлтəсе кебек җасамагыз», – ди.

Матур кыз бирəсен бит биргəндə.

Нагайбəк сөйлəшендə ата-анаың бəхиллеген алу:

Иң алдан җегет күрешер ийе кызның атасы белəн. Аннан қызның инəсенə (əнисенə) айақ астына баш ороп күрешер ийе. Аннан қыз күрешер ийе ата-инə белəн. Изгелек сорарлар ыйы инəсе белəн атасыннан. Инəсе ипи башлый қызның. Кисеп алган ипинең башын җегеткə бирə, җартысын қызга бирə. «Менə шуны ашап бетерегез», – дип. Ул ипи башын алар ашап бетерəлəр.

Баш ыру

Башны түбəн иеп, тез бөгеп сəламлəү, олылауны керəшеннəр баш ыру дип əйтəлəр. Кумык телендə баш уруп сүзе шул ук мəгънəдə кулланыла [5, с.344].

Җегет белəн кыз малайныкы атасы белəн анасына баш ыралар энде. Əрбер җортта җегет белəн кыз баш ыра. Җорт куҗалары аларны бакиллəп акча бирə.

Бу ызбаларның нигезен

Җалан бакыр белəн үк ай батырган.

Бу кодалар безне ник чакырган

Җырлап баш ырырга чакырган – т.я.-крш.

– Җегет белəн кыз туйда җəнəшə басып, баш ырып торалар. Туй қунақлары җəш киленне қотлап бүлəк салалар. – каз.ар.-крш.

Туй мəҗлеслəре.

Туй мəҗлесе егет йортында, килен төшергəч үткəрелə. Чистай төбəгендə алдан кыз өендə туй мəҗлесе үткəрү йоласы да күзəтелə. Ул – булышлы дип атала. Чагыштыру өчен мишəр диалекты сөйлəшлəрендə: булышлый килү, булышлыклый килү (кузн., тмн.) туй булган йортка кунакларның икмəк белəн килүлəре; себер диалектларында пулыш – туй алдыннан кыз өендə үткəрелə торган мəҗлес, анда бүлəклəр белəн килəлəр [2, б.114].

Булыш, булышлы чст.-крш. зурлап, барлык туганнары, нəсел-ырулары ярдəмендə уздырыла торган мəҗлес.

Пирбуй кызны килешкəч булышлы җасарга келилəр. Ул бик зур туй була инде булышлы.

Кийəү қайтармасы каз.ар.-крш. кияү өендə туй мəҗлесе уздырылганнан соң, кыз ягында уздырыла торган туй мəҗлесе.

Кийəү қайтармасына қыз анасы чақырып ала. Кайсы кеше өч көннəн, кайсы бер атнадан чақыра кийəү қайтармасына.

Җана кода т.я.-крш. кыз ягында кодаларны чакырып үткəрелə торган мəҗлес. Чаг. чуваш телендə: çене хата юрри (яңа кодалар җыры) [10, с.56]:

Кыз җагында җана кода беткис, кодалар көлчəлəр алып җегет өйенə килгəннəр. Урам белəн ике җақлап җырлап җөргəннəр. Гармун белəн җəйелеп җырлап барган. Ул атнада аwыл гөрлəп торган, ызба тулы энде.

Кунак өйе.

Кəбен күлмəклəрен (туй күлмəклəрен) киеп, матур итеп бизəлгəн атларга утырып, «кəбен койдырып» кайткач, егет белəн кызны үз өйлəренə түгел, ə «кунак өйе» дип аталган, махсус хəзерлəнгəн өйгə алып керəлəр. Кызны турыдан-туры кияү йортына алып кайтмыйча, башка өйгə кертеп тору – бик борынгыдан калган. Ул килен буласы кешегə чит гаилəгə керү алдыннан үзен əзерлəргə, тəртипкə китеререгə мөмкинлек бирə.

Сезнең атларығыз җиккəнме,

Пар қыңгырауларын таққанмы?

Быйыл ғына килгəн қодалар

Безгə қунақ өйе тапқанмы?

Туганлашучы һəр ике якның телəге – туйларны истə калырлык матур, тыныч итеп, ил йоласы буенча үткəрү. Шуның өчен туйларда кызның һəм егетнең əти-əнилəре, туганнарыннан башка, чакырылган кунаклар арасыннан махсус вазыйфа үтəп, туйның барышын күзəтеп, ярдəмлəшеп торучы кешелəрне дə билгелəп куя торган булганнар.

Кыйаматлык.

Кунак өе итеп, гадəттə, егет белəн кызга кыйаматлык булган кешенең өе билгелəнгəн. Кыйаматлык итеп кияү ягыннан туган тиешлерəк хатын-кыз һəм аның ире сайлап алына. Кыйамат – гарəп теленнəн кергəн сүз. Исеменнəн үк күренгəнчə, ул əлеге гаилəгə кыямəт көнендə дə (ягъни, үлеп терелгəч) шаһит булып торырга тиеш дип исəплəнгəн. Ул гомер буе бу ир белəн хатынның иң ышанычлы дусты, киңəшчесе һəм таянычы булып калган. Ир белəн хатын, яки килен белəн кайнана арасында низагълар килеп чыкса да, иң алдан кыйаматлыкка серлəрен сөйлəгəннəр. Ул исə һəр ике якны да көйлəргə, тынычландырырга, килештерергə омтылган. Кыйаматлек итеп яшь кешелəр билгелəнеп куелган очракта да кияү белəн килен аларга əнеки, əтеки дип эндəшергə тиеш. Ə кыйаматлык булган кеше үзе киленгə кыйаматлык кызым дип эндəшкəн:

Қыйаматлык қызым, үз қызым,

Чəчлəреңне тарап үр, қызым

Ата-анаң йорты қалды инде

Күзлəреңне ачып күр, қызым.

Кыйаматлык булган кешелəргə кияү белəн киленнең балалары əнеки əби, əтеки бабай дип, зурлап эндəшкəннəр. Шунысы кызыклы, кыйаматлык сүзе шул ук мəгънəдə башка теллəрдə дə бар. Мəсəлəн, башкорт телендə: кыйаматлык атай, кыйаматлык əсəй [7, с.256], гыйаматлык, кыйаматлык, башк. əдəби кейəмəтлек [9, с.107] кулланыла. Чуваш телендə хайматлык сүзе шул ук мəгънəдə [6, с.289], мари телендə кийамат ава – кыйаматлык əни, кыйамат ача – кыйаматлык əти [12, с.320]. Димəк, кыйаматлык сүзе Идел буе халыкларының бик борынгы уртак тарихын һəм рухи культурасын чагылдыра.

Туйда кыйаматлык булган кешегə шаяртып, төрлечə җырлар җырлаганнар, кыйаматлык та җавапсыз калмаган:

Алпан да тилпəн җөрөргə

Айу балаларына ла килешə.

Айаклар тибеп бийергə

Қыйаматлықларга ла килешə.

Тау астыннан килгəнче,

Тау өстеннəн килсəңче.

Кыйаматлык булып килгəнче,

Мəлəнчек алдыңны җусаңчы.

Шыкыр ғына шыкыр сайыскан,

Тəрəзə башларына җабышкан.

Кыйаматлыклар булыр өчен

Өч көн карабодайлар чабышкан.

Кыйаматлык җырлый:

Карабодайлар ла чабар ыйым

Карабодайлары ла атлыклы.

Җырлыйм əле мин җырларны

Кыйаматлыклар булу шатлыклы.

Əйтергə кирəк, өйлəнешү, туй вакытларында икенче əти-əни билгелəп кую татар халкының башка төркемнəрендə дə күзəтелə. Мəсəлəн, златоуст татарлары сөйлəшендə: борондок инəй, борондок əтəй [13, с.126]. Шундый ук күренеш башка төрки халыкларда: каракалпакларда һəм үзбəклəрдə дə бар [4, с.194].

Аргыш.

Арғыш – туйда иң олы, дəрəҗəле кеше, туй башлыгы. Туй башлыгы, аргыш булу җаваплы һəм дəрəҗəле эш, үз авылының йолаларын бик яхшы белүе сорала аңардан. Ул туйга үз исеменнəн зурлап, матурлап əзерлəнгəн чəкчəк яки баллы бавырсак алып килə. Аргыш сүзе башка төрки халыкларда да кулланыла. Мəсəлəн, хакас, ойрот теллəрендə аргыш – иптəш, дус мəгънəсен белдерə.

Аргыш сүзе татар халкының борынгылыкны саклаган тагын бер сөйлəше – пермь татарлары сөйлəшендə дə кулланыла. Аргыш кодалар – кыз йортындагы туйга егет ягыннан, егет йортындагы туйгакыз ягыннан бара торган парлы кунаклар. Алар туй башлыгы вазыйфасын да үтилəр:

«Аргыш, төшмəсен сезгə каргыш», – дип тə җырлағаннар туйда кодаларга – перм.

Борынгы төрки үзенчəлеклəр тупланган М. Кашгарый сүзлегендə аркыш – караван, ерак юлдан килгəн кеше [8, с.128].

Туй җырларында, йолаларда аргыш сүзе еш яңгырый:

Безнең əнилəр аргыш ыйы. Аргыш дигəнем – туй башлыгы. Аргышка туйда җырлыйлар:

Бийекəй тауларның башында

Өлгерə микəн сабан ашлыгы

Сиңа җырламыйча, кемгə җырлыйм,

Син бит бу туйларның башлыгы.

И ашык син, ашык син,

Ашый гына торган кашык син.

Ашый гына торган кашык син,

Шушы туйларда ла башлык син.

– Аргыш булган кеше туй кунаклары арасында айырылып торырга тийеш. Аргышның ике җақ җилкəсеннəн кач-коч (аркылы-торкылы) бистəр (сөлге) бəйлəнгəн була.

Аргыш булган кеше үзе алып килгəн күчтəнəчне табынга шулай ук җырлап чыгара:

Кыр капкасын чыккан чакта,

Атым керде арышка.

Кода-кодачалар сезгə əйтəм,

Сүз бирегез инде аргышка.

Өстемдəге постау бишмəтемне

Чөйлəрдəн чөйлəргə элмим дə,

Шушы күчтəнəчне тапшырмагач,

Аргыш булып туйга килмим дə.

Авылларда сакланган җирле сөйлəшлəрдə халык традициялəренə, рухи һəм материаль культурага караган бик зур тарихи катлам сакланып калган. Биредə без шул материалларның бик аз өлешенə генə күзəтү ясадык. Өлкəн буын кешелəреннəн җыйналган фольклор үрнəклəре, магнитофон тасмасына яздырып тупланган текстлар йола терминологиясен, традицион культураны, телнең борынгы катламын өйрəнү өчен иң ышанычлы фəнни чыганак булып калалар. Халык традициялəрен саклау һəм үстерү, культура казанышларының синтезын булдыру, төрле конфессиядəге халыкларның дуслыгын ныгыту, рухи байлыклар белəн уртаклашып яшəү хəзерге заманның приоретитлы бурычы итеп куела.

Əдəбият һəм чыганаклар

1. Баязитова Ф.С. Керəшеннəр. Тел үзенчəлеклəре һəм йола иҗаты. – Казан, 1997.

2. Баязитова Ф.С. Себер ареалы татар диалектларында этнокультура лексикасы (йола һəм мифология текстлары яссылыгында) – Казан: Алма-Лит, 2010.

3. Баязитова Ф.С. Туй йолалары лексикасы: җирле сөйлəш һəм фольклəр текстлары яссылыгында. – Казан: Паравитта, 2011.

4. Бегжанов Т. Термины родства в муйнакском говоре кара-калпакского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. – Баку, 1966.

5. Гаджиева С.Ш. Семья и брак у народов Дагестана в XIX – начале ХХ веков. – М., 1985.

6. Егоров В.Г. Этимологический словарь чувашского языка. – Чебоксары, 1964.

7. Максютова Н.Х. Восточный диалект башкирского языка. – М., 1976.

8. Махмуд ал-Кäшгäри. Дивäн Лугäт ат-Турк (Перевод, предисловие и комментарии З.А. Ауэзовой. Индексы составлены Р. Эрмерсом). – Алматы: Дайк-Пресс, 2005.

9. Миржанова С.Ф. Южный диалект башкирского языка. – М., 1979.

10. Осипов А.А. Свадебные напевы чувашей (к постановке проблемы диалектологии свадебных песен) // Чувашское народное творчество. – Чебоксары, 1985.

11. Толстой Н.И. Язык и народная культура. Очерки по славянской мифологии и этнолингвистике. – М.: Индрик, 1995.

12. Федотов М.Р. Этимологический словарь чувашского языка. В 2-х тт. Т.2. – Чебоксары: Чувашский государственный институт гуманитарных наук, 1966.

13. Хайрутдинова Т.Х. Обрядовая лексика в говоре златоустовских татар // Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984.

Сведения об авторе: Баязитова Флера Саидовна – доктор филологических наук, ведущий научный сотрудник отдела лексикологии и диалектологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ (Казань, Российская Федерция); iyali.anrt@mail.ru

Источник: Баязитова Ф.С. Керəшен сөйлəшлəрендə йола терминологиясе һəм фольклор (этнолингвистик аспект) / Ф.С.Баязитова // Кряшенское историческое обозрение: сб. ст. - Казань, 2015. - С. 107-117.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев