Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

ЭТНОГРАФИЯ КРЯШЕН [КРЯШЕННЯР ЭТНОГРАФИЯСЕ]

ЭТНОГРАФИЯ КРЯШЕН  [КРЯШЕННЯР ЭТНОГРАФИЯСЕ]

(Кряшен калкынын ӱзгя кылмышлары, тормош халлярен тикшереб жазыу)

Дӧньядя кӧн кюреб торасы иткяндя, ӓрбер калык ӱзен ӱзе белергя тейеш. Ӓӱялге заманда бер бороҥго зур уйлы кеше (философ) «ӱзеҥне ӱзеҥ бел» диб ӓйткян. Ӱзеҥне ӱзеҥ белеӱ, житмягян жирлярне сизеӱ, элекедян артыгырак, жакшырак, дӧрӧс кюҥелле, аннары тормошта тугырак, иркенеряк булыу ӧчӧн иҥ оло ӓмял була.

Ӓгярдя мыҥынчы, жирне бороҥгоча эшляб, аннан чячкян орлокка караганда дюрт-биш табкыр гына, суҥыннан, жирнен ыҥгай кастярлярен, эшляӱ эрятлярен белеб, ун-жегерме ӧлӧш шул жирдян ашлык ала башлаб, тук та, иркен дя торола икян, шушы ӱземнен житмягян жирлярне белеб, ӱземне ӱзем тӧзятеӱ булыб кюреня.

Ӱземнен алкы-салкы, жомошак кюҥелле икяннегемне, житмягян жирляремне белсям, суҥгы кӧннӧ, элгярегя караганда, мин тыныч та, арыуырак та тора башлыйым. Ӓрбер эштя дя, турда да шулай була, тагы калык белян дя шулай ук була.

Ӓгяр дя житмягян жирлярне кюреб, ӱзен ӱзе белеб калык тырышса, ул элекегя караганда артык та, жакшы да, бай да тора башлый.

Финн, чех дигян калыклар бер багытны бик жарлы, томана калыклар булганнар; тора-бара алар ӱзляренен кем икяннярен аҥнаганнар, таныганнар, шунныктан казерге кӧндя аҥ, белемнек, тагы тормош эшендя алар тӧб Европа кешеляреннян ичтя ким тӧгӧл.

Кряшенняр дя казерге кӧндя жарлы да, томана да торалар. Ӱзлярен ӱзляре аҥнаганнан, таныганнан суҥ, алар да байырак та, аҥнырак та булырлар.

Кряшен калыгынын тормош халлярен, жолаларын, кылмышларын, кылыгын белеӱ этнография дигян белемнек эше. Быларны тикшереб жазыу – этнография диб ӓйтеля. Шуҥар кюря кряшен этнографиясендя кряшен калыгы турында жазганда, жакшы аҥнатыб, бер жагыннан да калдырмыйчы жазарга киряк – кряшен этнографиясенен бурычы, анын ӧстӧндяге эш. Шулай итеб жазарга бар кряшенняр дя булышырга тейеш; аларга мин жазган сюзляргя геня караб торорга киряк тӧгӧл: аларга минем сюзлярне, житмягян жирлярен дя, тутырырга да, ӱҥгяртергя дя киряк. Былай иткянда, белемнек эше бер кеше кӧчӧ белян эшлянгянгя караганда тулы да, артык та эшлянер.

Нейдей калык ул кряшенняр, кем алар? Ӓрбер кряшен бу сорауны кюҥеленя жакшы алыб, аҥар кызыгыб, чыннаб керешергя тейеш.

Белемнек эяляре бу эштя тӧрлӧчя ӓйтяляр: мыҥгынчы ӓле бу сорауга алар бер тӧрлӧ жауаб биря алмыйлар – тӧбяб ӓйтеб бетермиляр. Кайсы-берсе кряшенняр Казан татары дейляр. Аларнын Казан татары икяне – алар белян бер телдя сӧйляшеӱдян, бер тӧрлӧ жолалар тотоудан кюреня диб ӓйтяляр.

Шулай булса да без белябез – бер телдя сӧйляшя торган калыклар бар тӧштя дя, бар чакта да бер калыкка салмыйлар. Бер телдя сӧйляшсяляр дя, кюб чакта айырым калык булыб кюреняляр.

Серб, хорват дигян калыклар икесе дя бер телдя сӧйляшяляр, шулай булса да, кюреше калыклар да, ӱзляре дя аларны бер калык диб ӓйтмейляр дя, танымыйлар да. Аларнын икесенен дя ӱзенчя айырым кылмышлары, гадятляре, жолалары, аннары денняре дя бар – серблар православный, хорватлар католик, поляк денен тоталар.

Кряшенняр турында – алар Ибан Бячилич (Иоанн Грозный) падша багытында чукынгын Казан татарлары диб ӓйтяляр. Дӧрӧс, анын багытында кюб Казан татарлары чукынган, аннары алар Елизавета Петровна, Николай первый багытында да чукынганнар. Шулай булса да, ӓзгеня кысыннык бушагач та, татарлар кире иске дененя кайтыб, ӱз калыгына кушылганнар – былар барысы да билгеле.

XVI-чы гумернен артындук, жазыу сюзляре белян ӓйткяндя,  – кюб чукынмышлар «жаҥадан босорман жолаларына ауыштылар». Шушылай булыу XVII-че, XVIII-че,  XIX-че гумерлярдя эчендя дя кабатланыб килгян. ХХ-че гумердя, ден тотоу турында иркеннек закуннары чыккач, 1905-че, 1917-че жылларда, Казан татарларыннан кряшенгя чыккан кешеляр калмый, кире татарга чыгыб бетя жаздылар, тик без татардан айырым, ӱзгя, бютян калыклар белян тиҥдяш тора торган калык дигян кряшенняр геня чыкмыйчы, кряшен кӧйӧ калдылар.

Чыннаб ӓйткяндя – тӧб кряшеннярнен кылмышлары, кылыклары, дӧнья кюреб таныуларыннан айырым – алар, мыннан караганда, бороҥгы тӧрӧклярнен жакын няселляре, заты, тамыры булыб чыгалар; теллярен тикшереб караганда да, алар казан татарыннан айырым: аларнын телендя, Казан татарлары теленя караганда, кюб бороҥго тӧрӧк сюзляренен кисякляре сакланган. Шунныктан кряшеннярнен телендя Казан татарларыныкыннан айырым, ӱзгя тел, алар кряшенчя, татарга караганда бютянчя сӧйляшяляр.

Антропология дигян, кешенен булдыклыгын тикшеря торган, белемнек эшляре белян тикшереб караганда да, тӧб, чей кряшенняр кюб турда Казан татарларыннан жырак айырым торалар.

Ӓгяр дя Янсуар, Ташкирмян, тагын да бютян ауыллар кряшеннярен антропологиядягечя тикшереб, ӱлчяб карасак, анда да, кюреше татарларга караганда, кюб айырмалык табылыр.

Кряшенняр турында тагы шушындый игенче уй да бар: алар борыҥгы коман (половцы) няселе, аларнын теле коман теленя кюб жирдя ошаш булыб чыга. Бу уй ӓле казергя, бютян белемнеклярдя табылган ӓйберляргя караганда, тӧбялмей тора.

Ӧчӧнчӧ уйда – кряшенняр босорман диб, дюртенчедя – беляк, – аклар , диб кюрсятеляляр, тагы белемнек эяляре арасында – кряшенняр бороҥго богар калыгы дигянняре дя бар.

Кряшенняр бороҥго болгар калыгы икянен белгертер ӧчӧн алар былай китереб кюрсятяляр: казерге Лайыш, Мамадыш ӧязлярендя ӓӱялге заманда тамтюз дигян болгар калыгы торган. Аларнын ӱз падшалыгы булган. Тямтюз болгарларынын падшасы Караидел (Волга) болгарлары падшасына баш салыб, анын кул астында торган, ӓрбер эштя – игенче падшалыклар белян сатыу-алыу иткяндя, сугыш-жау ачканда, ул Караидел болгары, кӧмӧш-нукрат, чиремшян болгарлары падшалары киҥяшенчя, бойорогонча жӧргян. Падшалыктагы жорт-ил эшляре тямтюз болгарларынын ӱз кулларында булган: ӱз иллярендя алар теляся ней эш ӱз ирекляреннян эшлей алганнар – закуннарын, жолаларын ӱзляре белгянчя, ӱзляреня килешкянчя тотканнар. Шушы тямтюз болгарларына финн дигян няселнен ар, чирмеш-марый, жяня ӓз-мяз тӧрӧк няселенен чыуаш калыклары катышканнар.

Тямте атлы ауыл, чей тӧб кряшеннярдя сакланыб килгян тӧрлӧ кирямят жолалары, кряшеннярне бороҥго тямтюз болгарлары белян бер тыума итеб кюрсятяляр.

Кряшенняр бороҥго заманда башта ӱзлярен игенче ат, исем белян жӧрткянняр дигян уйга шиклянергя туры килмей – алар ул чакта ӱзлярен кряшен диб атамаганнар. Ӓрбер калыкта да бу эш гел шушылай булыб бара да: башта калык бер исем, суҥыннан, исемен игенчегя алмаштырыб, игенче исем белян аталыб жӧрӧй башлый.

Казерге тора торган урыс кешеляре, меҥ жыл ӓлегедян элгяре, славян диб аталганнар, шулай аталсалар да, ӱзаралый тагы ырыу атлары белян дя жӧргянняр. Ильмен кюле буйындагылары  – ильмянняр, тӧн жагындагылары –  тӧн жаклары, урман жирендягеляре – урман астлары диелгянняр.

Падшалык королоб тӧзӧлгяннян суҥ, славяннар, алардан бюленеб, игенче исем белян ырыу-тамырлары, няселляре жаҥача – урыс диб атала торган булганнар.

Кряшенняр белян дя шулай булган. XVI-чы гумергя тикле алар ӱзлярен игенче, жяися тямте дигян ат белян жӧрткянняр; XVI-че гумердян суҥ бютян тӧрлӧ калыклар белян кушылмас ӧчӧн ӱзлярен кряшен диб атый башлаганнар. Бу кряшен исемен, тагы кряшенгя карендяш-ырыу булыб, дӧнья мяшягяте, тормош эше белян аҥар кушылган кешелярне дя алганнар.

Н.А. Спасский [Спасский Н.А. Очерки по родиноведению. Казанская губерния. 2-е изд. Казань, 1913 г. стр. 82] кряшенняр турында – «шулай булса да, бу кряшенняр бер тӧрлӧ арада жӧрӧй торган, бер ӓкямят, кызык, этнография, история эшекешеляреня тикшерергя бик жарый торган тейешле калык» диб жаза.

 

II-бюлем

 

Кряшенняр кюбряк Лайыш, Мамадыш, Минзяля, Спас, Чистай ӧязлярендя торалар; тагы алар Казан, Тятеш, Цивиль, Чабаксар, Кӧжмя-Димьян, Царевокошай ӧязлярендя дя бар, аннары Вятка губирнасынын Глазов, Алабуга, Малмыж, Сарапул, Слободской ӧязлярендя; Нижний Новгород губирнасынын Васильевский, Сергач ӧязлярендя; Оренбург губирнасынын Верхнеуральский, Оренбур, Чилябе, Троицкий ӧязлярендя; Пинзе губирнасынын Городищенский, Инсар, Керен, Краснослободский, Саран, Ченбар ӧязлярендя; Пирме губирнасынын Верхотур, Екатеринбур, Красноуфимский, Конгур, Оса, Охан, Пирме, Соликамск ӧязлярендя; Самар губирнасынын Бӧгӧлмя, Богорослан, Бызаулык, Николаевский, Новоузенский, Самарский, Ставропольский ӧязлярендя; Саратау губирнасынын Аткар, Вольский, Кузнецкий, Петровский, Саратау, Хвалын ӧязлярендя; Сембер губирнасынын Алатыр, Карсун, Курмыш, Сенгилей, Сембер ӧязлярендя; Тамбов губирнасынын Козлов, Моршан, Тамбов, Темников ӧязлярендя; Табол губирнасынын  Тары, Табол, Тӧмян ӧязлярендя; Томский губирнасынын Бий, Кузнецкий, Мариинский ӧязлярендя; Ӧпӧ губирнасынын Бялябяй, Бӧрӧ, Стярлетамак ӧязлярендя; Енисей губирнасынын Ачын, Краснояр, Минусин ӧязлярендя; Акмолин обласынын Акмолин, Кюкчятау, Омский, Петропавловский ӧязлярендя; Семипалат обласынын Усть-Каменногорский ӧязендя торган кряшенняр дя кюб, жяня Тургай обласында, Семиреченский обласынын Лепсинский ӧязендя дя ӓз-мяз очоройлар.

Бар кряшенняр ирляре, катын-кызлары, бала-чагалары белян 300 меҥгя жакын саналалар.

Сугыш алдыннан кряшенняр кюб ӱрчеб баралар ыйы: 63 жыл ӱткян сайын аларнын ӱрчеӱляре  элеккегя караганда ике ӧлӧш артыб барды. Сугыш багытында ӱрчеӱ элекенчя булмаса да, шулай ук аман ӓз булса да артыб тора.

 

III-бюлем

 

Тян, сан жагыннан караганда, кряшенняр таза, озон буйлы, матур, норло, чибяр калык. Кюз караулары жакты, жагымны, ачык кюҥелле, жакшы. Чырайын сытыб караҥгы караб жӧрӧӱ ӓз кешедя геня очорой. Кряшеннярнен кылмышларын караганда, анда да сӧйкӧмне жирляре кюб. Акыллары-аҥнары зейеряк, житез, тере – тиз тӧшӧнӧб ала торган. Шкулларда укыучы кряшен балалары зейрякле, жакшы укыу белян укытыучыларын кюҥелле, сӧйӧндӧрӧб жӧртяляр. Осталык жортонда (мастерскойда) укыучы бала да жакшы ӧйрянеӱ белян ӧйрятеӱчесен кюҥелдян сӧйӧндӧря. Бер-бер жаҥа эш килеб чыкса, аҥа кряшен чын кюҥелдян тотона, тик анын бер эшне жюнняб эшляб бетермейче, игенче эшкя тотона торган кылыгы гына бар.

Кряшен кешегя бик ачык: ӧйӧня барыб керсяҥ – кӧрмятляб, кадер итмей чыгармый; ӧйӧндя утырганда, ул сине жакты чырай белян тӧрлӧ турдан жыуатыб утыра. Кряшен катыны ӧйӧндя иреня кол булыб жӧрмӧй, ул ире белян тиҥдяш кужа булыб тора. Балаларын кряшенняр иркяляб, сӧйӧб жӧртяляр: чыбык, камчы тик алар алыб узмас ӧчӧн геня сейеряк-мейеряк кюреня.Табыш эшендя – кряшен мал тюкмяслек, жан кыйнамаслык, белгян эшеня геня тотона.    

       

(Белемнек. Общественно-политический, историко-этнографический журнал. №2. На кряшенском языке. Издание кряшенского издательского отдела при Казанском отделении Государственного издательства. Казань – 1921 г.

Историко-этнографический отдел [журнала].

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев