Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кряшенняр этнографиясе

Кряшенняр этнографиясе

Из истории становления кряшенской этнографической науки. Статья "Этнография кряшен" неизвестного автора из журнала "Белемнек" ("Знание"). Мы не исключаем того, что автором этой работы является Н.В. Никольский, который в это время готовил к изданию книгу "История кряшен"

Кряшен калкынын кöн кюреб торасы иткяндя, äрбер калык кеӱек ӱзен-ӱзе белергя тейеш. Äӱäлеге заманда бер бороҥго зур уйлы кеше (философ) Ӱзеҥне ӱзеҥ тикшереб бел, диб äйткян.

Ӱзеҥне ӱзеҥ белеӱ, житмягян жирлярне сизеӱ, элекедян артыгырак, жакшырак, дöрöс кюҥелле, аннары тормошта тулырак, иркенеряк булыу öчöн иҥ оло äмял була. Äгярдя мыҥынчы жирне бороҥгыча эшляб, аннан чячкян орлокка караганда суҥыннан жирнен ыҥгай, жюнне кастярлярен, эшляӱ эрятлярен белеб, ун, жегерме öлöш шул жирдян ашлык ала башлаб, тук та, иркен дя торола икян, шушы ӱзеҥнен житмягян жирлярне белеб, ӱзеҥне ӱзеҥ тöзятеӱ булыб кюреня.

Ӱземнен алкы-салкы, жомошак икяннегемне, житмягян жирляремне белсям, суҥгы кöннö, элгярегя караганда, мин тыныч та, арыуырак та тора башлыйым. Äрбер эштя дя, турда да шулай була, тагы калык белян дя шулай ук була.

Äгярдя житмягян жирлярен кюреб калык ӱзен ӱзе белеб тырышса, ул элекегя карганда, артык та, жакшы да, бай да тора башлый. Фин, чех дигян калыклар бер багытны бик жарлы, томана калыклар булганнар; тора-бара алар ӱзляренен кем икяннярен аҥнаганнар, таныганнар, шунныктан казерге кöндя аҥ, белемнек, тагы тормош эшендя алар тöб Европа кешеляреннян ичтя ким тöгöл.

Кряшенняр казерге кöндя жарлы да, томана да торалар. Ӱзлярен-ӱзляре аҥнаганнан, таныганнан суҥ, алар да байырак та, аҥнырак та булырлар.

Кряшен калыгынын тормош халлярен, жолаларын, кылмышларын, кылыгын белеӱ – этнография дигян белемнек эше. Быларны тикшереб алыу – этнография диб äйтеля. Шуҥа кюря кряшен этнографиясендя кряшен калыгы турында жазганда, жакшы аҥнатыб, бер жагыннан да калдырмыйчы жазарга киряк – бу кряшен этнографиясе бурычы, анын öстöндяге эш. Шулай итеб жазарга бар кряшенняр дя булышырга тейеш; алар мин жазган сюзляргя геня караб торорга киряк тöгöл; аларга минем сюзлярне, житмягян жирлярендя тутырырга да, ӱҥгяртергя дя киряк. Былай иткяндя, белемнек эше бер кеше кöчö белян эшлягянгя караганда, тулы да, артык та эшлянер.

Нейдей калык кряшенняр, кем алар?

Äрбер кряшен бу сорауны кюҥеленя жакшы алыб, аҥар кызыгыб, чыннаб керешергя тейеш.

Белемнек эйяляре бу эштя тöрлöчя äйтяляр: мыҥынчы äле бу сорауга алар бер тöрлö дя жауаб биря алмыйлар – тöбяб äйтеб бетермейляр. Кайсы-берсе кряшенняр казан татары дейляр – аларныҥ татары икяне бер телдя, алар белян сöйляшеӱдян, бер тöрлö жолалар тотоудан кюреня, диб äйтяляр.

Шулай булсада без белябез – бер телдя сöйляшя торган калыклар бар тöштя дя, бар чакта да бер калыкка саналмыйлар, бер телдя сöйляшсяляр дя, кюб чакта айырым калык булыб кюреняляр.

Серб, хорват дигян калыклар икесе дя бер телдя сöйляшяляр, шулай булса да, кюреше калыклар да ӱзляре дя аларны бер калык диб äймейляр дя, танымыйлар да. Аларнын икесендя ӱзенчя айырым кылмышлары, гадятляре, жолалары, аннары денняре дя бар – серблар православный денен, хорватлар католик денен тоталар.

Кряшенняр турында – алар Ибан Бачилич (Иоанн Грозный) падша багытында чукынган Казан татарлары, аннары алар Елизавета Петровна, Николай первый багытында да чукынганнар. Шулай булсада, äзгеня кысаннык бушагач та, татарлар кире иске денгя кайтыб ӱз калыгына кушылганнар – былар барысы да билгеле.         

XVI-чы гумернен артындук, жазыу сюзляре белян äйткяндя – кюб чукынмышлар «жаҥадан босорман жолаларына ауыштылар»:  шушылай булыу XVII-че, XVIII-че, XIX-чы гумерляр эчендя дя кабатланыб килгян. ХХ-че гумердя, ден тотоу турында иркеннек закуннары чыккач, 1905-че, 1917-че жылларда, Казан татарларыннан кряшенгя чыккан татар калмый, кире татарга чыгыб бетя жаздылар, тик без татардан айырым, ӱҥгя, бютян калыклар белян тиҥдяш тора торган калык, дигян кряшенняр геня чыкмыйчы, кряшен кöйö калдылар.

Чыннаб äйткяндя, тöб кряшеннярнен кылмышлары, кылыклары, дöнья кюреб таныулары татарныкыннан айырым – алар мыннан караганда, бороҥгы тöрöклярнен жакын няселе, заты, тамыры булыб чыгалар. Теллярен тикшереб караганда да, алар Казан татарыннан айырым: аларнын телендя, Казан татар теленя караганда, кюб бороҥгы тöрöк сюзляренен кисякляре сакланган. Шунныктан кряшеннярнен теле дя Казан татарларыныкыннан айырым, ӱзгя тел, алар кряшенчя, татарга караганда бютянчя сöйляшяляр.

Антропология дигяне – кешенен тяне булдыклыгын тикшеря. Белемнек эшляре белян тикшереб караганда да, тöб, чей кряшен кюб турда Казан татарларыннан жырак, айырым торалар.

Äгярдя Янсуар, Ташкирмян, тагы бютян ауыллар кряшеннярен антропологиядягечя тикшереб ӱлчяб карасак, анда да кюреше татарларга караганда, кюб айырмалык табылыр.

Кряшенняр турында тагы шушындый игенче уй да бар: алар бороҥго коман (половцы) няселе, аларнын теле коман теленя кюб жирдя ошаш булыб чыга. Бу уй äле казергя, бютян белемнеклярдя табылган äйберляргя караганда тöбялмей тора.

Öчöнчö уйда – кряшенняр босорман диб, дюртенчедя – беляк, – аклар, диб кюрсятяляр. Тагы белемнек эяляре арасында – керяшенняр бороҥго болгар калыгы дигянняре дя бар.

Керяшенняр бороҥго болгар калыгы икяннеген белгертер öчöн, алар былай китереб кюрсятяляр: Казерге Лайыш, Мамадыш öязлярендя темтюз дигян болгар калыгы торган. Аларнын ӱз падшалыклары булган. Тямтюз болгарларынын  падшасы Кара Идел (Волга) болгарларына баш салыб, анын кул астында торган, äрбер эштя игенче падшалыклар белян сатыу-алыу иткяндя, сугыш-жау ачканда, Ул Кара Идел (Волга) болгары, кöмöш-нукрат, Чиремшян болгарларынын пдшалары киҥяшенчя, бойорогонча  жöргян. Падшалыктагы жорт-ил эшляре тямтюз болгарларынын ӱз кулларында булган: ӱз иллярендя алар теляся ней эш ӱз ирекляреннян эшлей алганнар – закуннарын, жолаларын ӱзляре белгянчя, ӱзляреня килешкянчя тотканнар. Шушы тямтюз богарларына финн дигян няселнен ар, чирмеш–марый, жяня аз-мяз тöрöк няселенен чыуаш калыклары катышканнар.

Тямте атлы ауылы чей, тöб кряшеннярдя сакланыб килгян тöрлö кирямят жолалары булган кряшеннярне бороҥго тямтюз болгарлары белян бер тыума итеб кюрсятяляр.

Кряшенняр бороҥго заманда башта ӱзлярен игенче ат, исем белян жöрткянняр дигян уйга шиклянергя туры килмей – алар ул чакта ӱзлярен кряшен диб атамаганнар. Äрбер калыкта да бу эш гел шушылай булыб бара да, булган да: башта калык бер исем, суҥыннан  исемен игенчегя алмаштырыб, игенче исем белян аталыб жöрöй башлый.

Казерге тора торган урыс кешеляре, меҥ жыл элгяредян элгяре, славян диб аталганнар, шулай аталсалар да, ӱз аралый тагы ырыу атлары белян дя жöргянняр. Ильмень кюле буйындагылары – илмянняр, тöн жагындагылары – тöн жаклары, урман жирендягеляре – урман астылары дейелгянняр.

Падшалык королоб тöзöлгяннян суҥ, славяннар, аларнын бюленеб, игенче исем белян аталган ырыу-тамырлары, няселляре жаҥача – урыс дип атала торган булганнар.

Керяшенняр белян дя шулай булган. XVI-гумергя тикле, алар ӱзлярен игенче, жяися Тямте дигян ат белян жöрткянняр; XVI-чы гумердян суҥ, бютян тöрлö калыклар белян кушылмас öчöн, ӱзлярен кряшен диб атый башлаганнар. Бу кряшен исемен, тагы кряшенгя карендяш-ырыу булыб, дöнья мяшягяте, тормош эше белян аҥар кушылган кешеляр дя алганнар.

Н.А. Спасский кряшенняр турында – «Шулай булса да, бу кряшенняр бер тöрлö арада жöрöй торган, бер äкямят, кызык, этнография, история эше кешеляреня тикшерергя бик жарый торган, тейешле калык» диб жаза. (Спасский Н.А. Очерки по Родиноведению. Казанская губерния. 2-е изд. Казань, 1913. с.82)

II-че бюлем. Кряшенняр кюбряк Лайыш, Мамадыш, Минзяля, Спас, Чистай öязлярендя торалар; Тагы алар Казан, Тятеш, Цивил, Чабаксар, Кöжмя-Демьян, Свияж, Царевококшай öязлярендя дя бар, аннары Бятке губирнасынын Глазов, Алабуга, Малмыж, Сарапул Слободской öязлярендя, Нижний Новгород губирнасынын Васильевский, Сергач öязлярендя, Оренбур губирнасынын Верхнеуральский, Оренбур, Чилябе, Троицкий öязлярендя, Пинзе губирнасынын Городищенский, Инсар, Керен, Краснослободский, Саран, Чембар öязлярендя, Пирме губирнасынын Верхотур, Екатеринбур, Красноуфимский, Конгур, Оса, Охан, Пирме, Соликамск öязлярендя, Самар губирнасынын Бöгöлмя, Богорослан, Бызаулык, Николаевский, Новоузенский, Самарский, Ставропольский öязлярендя, Саратов губирнасынын Аткар, Вольский, Кузнецкий, Петровский, Сарытау, Хвалын öязлярендя, Сембер губернасынын  Алатыр, Корсун, Курмыш, Сенгилей, Сембер öязлярендя, Тамбов губирнасынын Козлов, Моршан, Тамбов, Темников öязлярендя, Тобол губирнасынын Тары, Тобол, тöмян öязлярендя, Томский губирнасынын Бий, Кузнецкий, Мариинский öязлярендя, Öпö губирнасынын Бялябяй, Бöрö, Стярлетамак öязлярендя, Енисей губирнасынын Ачыз, Краснояр, Минусин öязлярендя, Акмолин обласынын Акмолин, Кюкчятау, Омский, Петропавловский öязлярендя, Семипалат обласынын Усть-Каменногорский öязендя торган кряшенняр дя кюб, жяня Тугай обласында, Семиреченский обласынын Лепсинский öязендя дя äз-мяз очоройлар.

Бар кряшенняр ирляре, катын-кызлары, бала-чагалары белян 300 меҥгя жакын саналалар.

Сугыш алдыннан кряшенняр кюб рчеб баралар ыйы: 63 жыл ӱткян сайын аларнын ӱрчеӱляре ике öлöш артыб барды. Сугыш багытында ӱрчеӱ элекенчя булмаса да, шулай ук аман äз булса да артыб тора.

III бюлем. Тян, сан жагыннан караганда, кряшенняр таза, озон буйлы, матур, норло, чибяр калык. Кюз караулары жакты, жагымны, ачык кюҥелле, жакшы. Чырайын сытыб караҥгы караб жöрöӱ äз кешедя геня очорой. Кряшеннярнен кылмышларын караганда, анда да сöйкöмнö жирляре кюб. Акыллары-аҥнары зейеряк, житез, тиз тöшöнöб ала торган. Шкулларда укыучы кряшен балалары зейрякле, жакшы укыу белян укытыучыларын кюҥелле, сöйöндöрöб жöртяляр. Осталык жортонда (мастерскойда) укыучы балалар да жакшы öйрянеӱ белян öйрятеӱчесен кюҥелдян сöйöндöря. Бер-бер жаҥа эш килеб чыкса, аҥар кряшен чын кюҥеленнян тотона, тик аныҥ бер эшне жюнняб эшляб бетермейче, игенче эшкя тотона торган кылыгы гына бар.

Кряшен кешегя бик ачык: öйöня барыб керсяҥ – кöрмятляб кунак итмей чыгармый; öйöндя утырганда, ул сине жакты чырай белян тöрлö турдан жыуатыб утыра. Кряшен катыны öйöндя иреня кол булыб жöрмöй, ул ире белян тиҥдяш кужа булыб тора. Балаларын кряшенняр иркяляб, сöйöб жöртяляр: чыбык, камчы, тик алыб узмас öчöн геня, сейеряк-мейеряк кеня кюреня. Табыш эшендя – кряшен мал тюкмяслек, жан кыйнамаслык, белгян эшеня геня тотона.

(Игенче номерда алда таба булыр)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев