Туганайлар

Ыуак калыклар арасында аҥ-белемнек таратыу эшляре

Геннадий Макаров

"Киҥяш" газиты мыннан жӧз жылга жакын элеке кряшеннярнен аҥ-белем биреӱ историясе турылый жазганнары белян танышыйк

Татреспубликанын аҥ-белем биреӱ комиссариатында (Татнаркомпроста) ыуак калыкларнын эшлярен башкарыб тороучы отдел бар. Шушы жылнын [1923 жыл] 15-нче февралендя Отдел бар ыуак калыкларнын аҥ-белем биря торган тӧзӧклярен, бар шкулларын исябкя алды. Отделда ике кеше эшлей: заведующий белян инструктор. Кантоннардан алган хабярляр буйынча ыуак калыкларнын беренче баскычтагы 241 шкуллары бар. Шул исябтян 72 шкул кряшеннярнеке. Шул 241 шкулда 339 ӧйрятеӱче укыта. Шул 339 исябеннян 102 кряшен учителляре. Шушы шкулларда 11.149 бала укый. Шул исябтян 3.706 бала кряшенняр.
Шкул исяблярен ӓзяйткян чагында кряшенняр белян чыуашларнын кюб шкуллары исян, жабылмыйчы калды. Былар арасында укыу эше дя жакшук бара. Оло шкулларда (ВУЗ) ыуак калыклардан нейбары: 1252 кешк укый. Шул исябтян 125 кеше кряшенняр.

Ауыл шкулларына учителляр ӓзерляр ӧчӧн чыуашларнын Педагогический техникумнары ӓм икенче баскыч шкуллары бар. Шушы ике шкулда 170 кеше укый. Кряшеннярнен дя Педтехникумы бар. Ней бары 75 кеше укый. Бу шкулларда княгя, кагаз житмей. Утын, ут жактысы жук. Жортларны тӧзятергя киряк – акча жук. Укыучыларнын барысында казна туйдыра алмый. Шунныктан кайсы укыучылар ӱз чутларыннан укыйлар.

Аҥ-белем таратыу эше. Казанда ыуак калыклар ӧчӧн Сталин исеменя ачылган клуб бар. Клубта тӧрлӧ тюгярякляр эшлей, спектакльляр куйыла, докладлар жасала. Урыннарда (кантоннарда) аҥ-белем таратыу начар бара. Библиотекалар жук. Тик Чистай, Минзяля, Мамадыш кантоннарында гына катыш библиотекалар бар. Клуб эше бер Казаннын ӱзендя геня бара. Урыннарда хал жуклыктан эш начар бара. Меня ыуак калылар арасында аҥ-белем таратыу эшенен барышы. Алга таба эш арыуланыр кюк тея. Кантоннардагы эшне тикшереб жӧрӧр ӧчӧн отделда тагы бер инструктор сорала.

"Киҥяш" газиты, 27.04.1923 жыл

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама