Әй, канатым...
Җан җал иткәндә

Әй, канатым...

"Без җараткан җырулар" китабыннан

(Кодалар көе)

Аралар ерак булса да,

Күңелләр якын булсын,

Әй, канатым,

Күңелләр якын булсын ла(й).

 

Сандугачым, син бәләкәй,

Зураерсың кагынгач,

Әй, канатым,

Зураерсың кагынгач ла(й),

 

Бер уңнарга, бер сулларга

Карыйм сезне сагынгач,

Әй, канатым,

Карыйм сезне сагынгач ла(й).

 

Кызыл-кызыл бөрлегәннә

Юл буена тезелгән,

Әй, канатым,

Юл буена тезелгән лә(й).

 

Минем кебек бар(лар) микән

Сезнең өчен өзелгән,

Әй, канатым,

Сезнең өчен өзелгән лә(й)


Нет комментариев