Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимова иҗатын тәкъдим итәбез

Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәүче Раиса Герасимованың көз темасына язылган шигырьләре дә шактый.

Һәр агачның үз сере

Менә тагын, көзгә кердек,
Ямьле матур җәй үтте,
Әбиләр чуагы дигән,
Тылсымлы мизгел җитте.

Алтын көз дигәннәре дә,
Шушы буладыр инде,
Агачлар да, көязләнеп,
Затлы күлмәкләр киде.

Кайсы кигән кызыл күлмәк,
Кайсы кигән сарыны,
Сары күлмәк кигәненең,
Бардыр кебек сагышы.

Кызыл күлмәк кигәннәре,
Ошый җәйге гөлләргә,
Көзге җилдә тирбәлешеп,
Нур өсти күңелләргә.

Нинди күлмәк кисәләр дә,
Бик килешә аларга,
Ямь - яшел күлмәклеләре,
Бар әле дә аоада.

Яшел күлмәк кигәннәре,
Хәтерләтә җәй төсен,
Җәй үтмәгән кебек әле,
Яңарта күңел хисен .

Агачмы ул, куакмы ул,
Хәрбөрсенең үз төре,
Һәммәсенең үз төсе, һәм
Һәрбөрсенең үз сере.
 

Алтын көз дә үтте

Алтын көз дә үтте. Агачларның
Соңгы яфраклары коела.
Көз фасылы миңа, ни өчендер,
Бик тә усал булып тоела.

Бакчамдагы гөлләр каралдылар, 
Яшәү өчен көрәшеп ардылар,
Сайрар кошлар да бит, көздән куркып, 
Җылы якка китеп бардылар.

Бакча буендагы әрсез өрәңгеләр, 
Шыксыз кара күлмәк кигәннәр.
Зифа таллар да бит ямансулап, 
Башкайларын түбән игәннәр.

Нинди кыю горур имәннәр дә,
Моңсуланып калган утырып.
Ак каенның ефәк күлмәген дә,
Көзге җилләр аткан умырып.

Көзге көндә, имеш, агачларга,
Матурланып утыру килешми.
Көзнең ачы, коры җилләренә
Чыршы, нарат кына бирешми.

 

Көзләремә керәп барышым.

Көзләр җитте диеп,ямансулап
Моңсуланып китте карашым,
Минем дә бит, табигаттәге кебек,
Көзләремә кереп барышым
Чебешләрне көзен саныйлар бит,
Җимешләр дә көзен өлгерә,
Олыгаям диәп, ямансулап,
Ник утырам әле, мин генә.
Олыгаю, картлык түгел әле,
Булсалар да, чәчләр күптән ак,
Безнең яшьтә әле, шөкер итеп,
Тормышларга сөенеп яшәр чак.
Кирәк түгел безгә, алтын- көмеш,
Бирсен Холай, тазалык- саулык,
Оныкларыбыз тәгәрәшеп үсә,
Менә шул бит, иң- иң зур байлык.
Балаларыбыщз таза -саулар булып,
Тормышлары булсын түгәрәк,
Бер- беребез белән, ярдәмләшеп,
Яши алсак иде, бергәләп .
Исән булсак, сиздермичә генә,
Килеп җитәр әле, картлык та,
Тигезлектә, күңел тынычлыгы бөлән,
Картлыкны да,
Каршыларга язсын, шатлыкта.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев