Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән Михаил Кузьмин һәм Роберт Клейменовка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерелде

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары, полиция лейтенанты Михаил Кузьмин һәм полиция лейтенанты Роберт Клейменов 2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясенең иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы дип танылдылар.

29 апрельдә Зәй эчке эшләр бүлегендә «Иң яхшы ДПС – ДАИ экипажы»н бүләкләү тантанасы узды. Инспекторларга күчмә выпмел һәм сертификатлар тапшырылды.

Карендәшләребезгә бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе ветераннар советы вәкиле Дмитрий Кухаркин тапшырды. Ветеран лейтенантларга югары профессионализмнары, уяулыклары һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Иң яхшыларны сайлаганда күрсәткечләрнең тулы бер комплексы бәяләнгән: административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтүнең нәтиҗәлелеге, патрульлек маршрутында җинаятьләрнең ачылуы, шулай ук аварияләрсез һәм юл хәрәкәтендә катнашучылардан дәлилләнгән шикаятьләре булмавы.

Дмитрий Кухаркин, шәхси составка мөрәҗәгать итеп, мондый нәтиҗәләрнең законга фидакарьләрчә хезмәт итү үрнәге һәм хезмәт ветераннары салган традицияләргә лаеклы алмаш булып торуын билгеләп үтте.

Инспекторлар үзләре тыйнак кына билгеләп үткәнчә, аларның төп максаты - Зәй юлларында иминлек һәм тәртип урнаштыру.

Фото: Зәй эчке эшләр бүлегеннән

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев