Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән 96 яшьлек Евдокия Лукина: «Сугыш тәмамланган көн балалар өчен бәйрәм булды...»

Ул Югары Баграж авылында туып үскән. Сугыш беткәндә җиденче классны тәмамлаган була.

“Бу көн без - балалар өчен бәйрәм булды. Ә әти-әнигә алай түгел шул, бердәнбер уллары Игнат сугышта үлеп калды. Алар бик кайгырдылар”, - дип искә ала Евдокия әби. 

Кыз Алабуга педагогика училищесын тәмамлап, Федот авылында урнашкан балалар йортына тәрбияче булып эшкә урнаша. Биредә сугыштан кайткан хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Туңылҗа егете Василий белән танышып гаилә коралар. Аннан Лукиннар гаиләсе Иске Зәйгә күченеп килә, биредә йорт салалар. Василий -  хокук саклау органнарында, Евдокия исә ак чиркәүдә урнашкан типографиядә хәреф җыючы булып эшли. 

 

-Мине  газетаның баш редакторы  Кәрим Кәнәфин эшкә алды.  Аннан редакторыбыз Хисамиев булды. Ул еллардагы “Кызыл Зәй” газетасындагы язмалар  әле дә хәтеремдә. Көннәр буе аягөсте торып, билләргә төшә иде. Редакциядә ике корректор эшләде: берсе – Резеда, икенчесе – Рая исемле.  Газета дүрт битле, һәр бит саен бер җыючы, без - дүрт хатын-кыз текстларны җыйдык. Текстларны машинкаларда җыя идек, әгәр дә бер генә хата китсә дә, барысын да яңадан эшләргә туры килә. Шуңа күрә мондый эшкә грамоталы кешеләрне генә алганнар. Мин һәрвакыт укырга яратканлыктан, һөнәри осталыгым да, хәтерем яхшы булуы да шуңа бәйле дип уйлыйм.  Минем бөтен тормышым диярлек хәрефләр, текст документлары туплау һәм җыю белән бәйле. Газетаны Галия апа басканын да хәтерлим әле, - дип типографиядә хезмәт куйган елларын хәтерендә яңартты Евдокия Степановна.

1935 елның маенда ВКП(б) Зәй район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының Зәй район советы органы буларак, латин графикасында «Кызыл Зәй» исемендә район газетасы чыга башлый. Беренче мөхәррире  Т. Имаметдинов (типография мөдире дә) була. Бөек Ватан сугышы елларында газета битләрендә Совет Информбюросының фронттагы хәлләр турында мәгълүматлары басылып бара. Район халкы газета аша «Бөтенесе – фронт өчен!» девизы астында фронтка икмәк, ит тапшырып, җылы кием җыеп, шәхси акчалар белән ярдәм итәргә чакырылган. 1943 елдан «Кызыл Зәй»нең мөхәррире булып Кәрим Кәнәфин эшли. 1950 елларда баш мөхәррир вазифасында В. И. Сомова, соңрак Владимир Недошивин эшләгән. 1957 елдан газетаның күләме арта, дүрт полосалы булып чыга. 1962 елның язында Зәй районы бетерелгәч, «Кызыл Зәй» газетасы чыгудан туктый.  Типография Түбән Камага күчерелә. Евдокия Лукина  халык судына секретарь булып  эшкә күчә. Һәм биредә 22 ел хезмәт куя.

12 мартта аңа 96 яшь тулды. Евдокия Степановнаны туган көне белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов,  автоклуб хезмәткәрләре килде.

“Озын гомеремнең сере хезмәт яратуда, сугыш елларында үлән, алабута ашауда, яшь вакытта алган “витаминнар” миңа гомерем буена җитәрлек”,- ди ул, көлеп. 

Әбинең зиһененә сокланырлык. Тормышында аралашкан, очрашкан кешеләрне, кайсы елда нәрсә булганны бик яхшы хәтерли.

 

 

Клара Ермолаева,

Зәй офыклары

Фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев