Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдә Петр Уразайкин янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

30 апрельдә Россиядә янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан, Зәйнең 88нче янгын-коткару частендә тантаналы чара узды.

Зәй янгын-коткару гарнизоны составына керүче подразделениеләрнең шәхси составында 200дән артык хезмәткәр эшли. Шул исәптән 88нче янгын-коткару частендә – 52, район янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлегендә 4 кеше хезмәт куя.

Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тантаналы чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Район башлыгы Разиф Кәримов, шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.  Тормышыгызга куркыныч янаган чакларда да сез сайлаган һөнәрегезгә тугры булып каласыз. Осталык, кыюлык, ярдәмчеллек, куркыныч шартларда тиз арада дөрес эш итү сезгә һәм һөнәрегезгә карата тирән хөрмәт уята. Көндәлек киеренке хезмәтегез, югары профессиональлегегез, кыюлык һәм оперативлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә», – диде янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап Петр Сергеевич.

Хезмәт вазифаларын намус белән үтәгәне  һәм Россия янгыннан саклау хезмәте оешуга 377 ел тулу уңаеннан 88нче янгын-коткару частеннән башлык урынбасары Васил Асылов, ВПМ буенча өлкән инструктор-йөртүчеләр Владислав Батаев, Василий Васильев, Евгений Митрухин, Сергей Павлов,  отделение командиры Роман Ермолаев,  янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге өлкән дознавателе Лилия Писарева муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Янгын сүндерүче-коткаручы Анатолий Бабатов, отделение командирлары Александр Ентальцев,  Андрей Тихонов, радиотелефонистлар Артур Кәбиров, Евгения Ярмөхәммәтова, ВПМ буенча өлкән инструктор-йөртүчеләр Алексей Медведев, Илдар Ханнанов, машина йөртүче Алексей Медведев район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Заинск-информ

Клара Ермолаева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев