Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәй үзәк китапханәсендә җирле шагыйрә Татьяна Миронова белән очрашу үтте

Югары Баграж авылыннан Татьяна Миронованың «Ходайдан иңгән шигырьләр» тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Очрашуда Татьяна Семеновнаның «Ходайдан иңгән шигырьләр» китабы әдәбият, сәнгать, шигърият сөючеләргә тәкъдим ителде. Әлеге китапта авторның төрле елларда иҗат иткән шигырьләре урын алган. «Ходайдан иңгән шигырьләр» — Татьяна Семеновнаның беренче китабы. Аны тәкъдим итү кичәсенә авторның авылдашлары, дуслары, әдәбият сөючеләр килде.

Керәшен йолаларын торгызуга, саклауга үзеннән зур өлеш кертүче кеше ул Татьяна Миронова. Иҗат кешесе — ул милләт сакчысы, Татьяна Семеновнаның да шигырьләрендә милләт язмышы, үз милләте өчен горурлык,  борчыган проблемалар чагыла. Шулай ук якыннарына атап язган шигырьләре дә күңелгә үтеп керә. Табигатьнең матурлыгын күреп, аларны шигырьләрендә яктырта, табигатьнең пычрануы, яшь буынга калдырылучы табигый байлыкларның сакланмавы өчен борчыла. 

Татьяна Семеновна Миронова Югары Баграж авылында яши. Шигырьләрне кайчан яза башлавын төгәл хәтерләми дә ул, югалганнары да күп булган.

«Балачактан  мин шигырьләр укырга да, тыңларга да яраттым. Их, шушылай шигырь язсаң иде ул, дип хыялланганнарым күп булды. Мәктәптә шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә тырыша идем. Мин шигырь укыганда класс тып-тын кала иде.  Мин үземне шагыйрә дип санамыйм, чөнки алар Ходайдан иңгән шигырьләр. Шулай дип кабул итәм дә. Җирнең дә, тормышның да кешеләр өчен дә, башка җан ияләре өчен дә матур булуын телим. Ходайдан да шул турыда сорыйм. Шигырьләрем дә шул турыда. Үземә бәйлеләре дә бар. Бу шигырьләрне Ходай минем өчен генә бирмәгәнен аңлап, башка кешеләргә дә җиткерәсем килә», – ди Татьяна Семеновна. 

Ул китап чыгаруда ярдәм иткән барлык кешеләргә үзенең тирән рәхмәтләрен ирештерде.  Кунаклар үз чиратында яңа китап турында фикерләре белән бүлештеләр.

Кичәдә авторның шигырьләрен аһәңле итеп, укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп чараны алып баручы Лилия Әхмәтҗанова укыды. 

Район керәшен җәмгыяте рәисе Петр Минеев, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина, дуслары, авылдашлары авторга матур теләкләрен җиткерделәр һәм алга таба да иҗат уңышлары теләделәр.  Район мәдәният йортының «Җиләк» ансамбле һәм Марс Гуреев чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте. 

Бер җылы сүз иңнәргә канат куя, бер җылы сүз яшәргә көч биреп, тормышка гаҗәеп төсмер өсти бит. Шундый эчкерсез кичә булды ул. Җыр, шигырь, гармун моңына бай кичә бик матур һәм күңелле узды.

Зәй-информ

Автор Клара Ермолаева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев