Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә «Хәтер бакчасы» акциясе узды

Батырлык һәм Хезмәт Даны елында Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары геройларны искә алды.

Татарстанда Батырлык һәм Хезмәт Даны елы кысаларында, Кайбыч районында урнашкан Советлар Союзы Герое И.М.Федоров исемендәге Хуҗа Хәсән мәктәбенең «Юнармия» отрядындагы чыгарылыш класс укучылары һәм активистлар, батыр бабаларыбызны һәм геройларыбызны хөрмәтләп, агачлар утырту чарасында катнаштылар.

Бу игелекле гамәл, Ватанны саклауда үзләрен күрсәткән каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Бу акция, яшьләрнең Ватанга мәхәббәтен, тарихны хөрмәт итүен чагылдыра.

«2026 елгы парламент дәресендә без Бөек Җиңүгә ирешүгә сәбәпче булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турындагы тере хәтерне саклауның мөһимлеге турында сөйләштек. Шул вакытта «Хәтер бакчасы»н булдыру идеясе туды. Бүген бу идея тормышка ашты. Утыртылган һәр агач — тыныч күк өчен рәхмәт билгесе һәм киләчәк буыннарга фронт һәм тыл бердәмлегенең көче турында искәртү», — дип яздылар Хуҗа Хәсән мәктәбеннән.

Фотолар Хуҗа Хәсән авылы мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев