Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Волонтёрларның ялы юк: Мөслим районы гуманитар ярдәм әзерләүдә активлык күрсәтә

Мөслим районының Яңа Усы, Керәшен Шураны авылларында волонтёрлар маскировка челтәре үрә, коры душ ясый, шифалы үләннәрдән чәй әзерләп озата.

Яңа Усы авылының волонтёрлар төркеме «Новые Усы Zа СВОих!» дип атала. Алар үзләре бәйләгән һәр маскировка челтәренә, башка гуманитар ярдәмгә үз төркемнәре исеме язылган кәгазь беркетеп җибәрәләр. Бу төркемне авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова җитәкли. Усы волонтёрлары арасында иң өлкәннәре — 77 яшьлек Валерина Петрова һәм 75 яшьлек Наилә Демидова. Заманында Усы авылына эшкә килгән татар кызы Наилә «Усыкай буйлары» керәшен халык фольклор ансамблен оештыручыларның берсе була. Ул хәзер дә ансамбльдә җырлап йөри. Шул ук вакытта Ватан кушкан бурычны үтәүче якташларга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша. Аның улы Олег та махсус хәрби операциядә яраланып кайтып, гаиләсе белән күрше авылда тора. Улы өчен күпме ут йотып яшәгән, көн яктысын күрүдән мәхрүм баласы өчен йөрәге өзгәләнүче Наилә апа гуманитар ярдәм әзерләүдән читтә калса да, беркем бер сүз әйтмәс иде. Әмма ул һәр үрелгән маскировка челтәре авыр һәм катлаулы шартларда хезмәт итүче хәрбиләрне дошман күзеннән саклый, туган яктан килгән ризык туган йорт җылысын искә төшереп, ныклык бирә дип, ышанып эшли. 

Гомумән, Яңа Усының бу төркемдәге түтиләре һәм яшьрәкләр хәрби операциядәгеләргә ел буе маскировка челтәре үреп юллаганнар. Валентина Игошева җитәкчелегендә үлән чәе әзерләп тутырганнар. Валентина — «Мөслим — сезнең белән» волонтёрлык хәрәкәте җитәкчесе Людмила Игошеваның әнисе.

— Районыбыздан атна ахырына кадәр биш челтәр үреп җибәрергә тиеш идек. Әзерләре булмагач, төрле авылларда оешып, 3-4 көндә җиде маскировка челтәре үрдек. Шуның берсен усылылар әзерләде. 14 июльдә кичке алтыда Усы мәдәният йортына килеп, өч сәгать ярымда 6 метрга 3 метр зурлыктагы сетканы үреп тә куйдык, — дип сөйләде Людмила Анатольевна. — Мәктәп директоры Надежда Юмагулова, аның укучылары һәм студентлар да гуманитар ярдәгә зур өлеш кертәләр. Пенсиягә чыккач шәһәрдән кайтып, буш өйне алып, ремонтлап яшәп ятучылар да бар. Алар да волонтёрлык хәрәкәтенә кушылды. «Усыкай буйлары» җыручылары Валерина Петрова, Любовь Филиппова, Гөлирә Григорьева, бер дә калдырмыйча йөрүче Валентина Аитова белән Рәүфә Балтаева — барысын да санап чыгу мөмкин түгел. 

Усыда олылар челтәр үргәндә, балалар да үзләренчә булышырга тырыша. Әле бу соңгы челтәрне үргәндә дә Людмила Игошеваның җиде яшьлек кызы Сафина сораган вак-төякне китереп биреп, ярдәм итеп йөргән. Валентина Романованың оныгы Регинаның малае, ике яшен тутыручы Айназ да аннан калышмаган. 

Райондагы ике керәшен авылының берсе булган Керәшен Шуранының «Җылы җөрәкләр» волонтёрлар төркеме дә кыш буе коры душ ясаган, шифалы үләннәрдән чәй әзерләп озаткан. Күбесе керәшен килене булган Мәрзия Виноградова, Раушания Виноградова, Зәйтүнә Яковлева, Рәсимә Алчина, Гөлнур Софина, Земфира Фёклина, Галина Софина, Фираза Петрова вакыт белән исәпләшмичә эшләгәннәр. Алар әзерләгән гуманитар йөкне Мәлләтамакка, Людмила Игошевага илтеп тапшырып йөрүче — китапханәче Гөлнара Минһаҗева. Ил төкерсә, күл була, дигән халык мәкале бу ике авыл халкына, аларга гына түгел, СВОдагыларга ярдәм итүче һәр карендәшкә, һәр кешегә туры килеп тора. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе тынычлык урнашуга китерсен иде инде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев