Валентина Максимова: «Соңгы вакытта йолаларда бистәрләрне еш кулланалар»
Валентина Петровна — халкыбызның мирасын саклау һәм аны яшь буынга тапшыру буенча бар җанын биреп йөрүче зат. Аның белән әңгәмәдән өзекне тәкъдим итәбез.
— Сез — бистәрләрне барлап, алардагы бизәкләрне теркәгәнсез. Безне башкалардан аерып торган нәрсә — нәкъ менә шул бизәкләр, киемнәр, милли үзенчәлекләр. Бу мираска карашның уңай якка үзгәргәнен күрәсезме?
— Фольклор ансамбльләренең җырлау белән бергә, киемнәрне дә дөрес күрсәтергә тиешлеге турында язганнан соң, керәшеннәр арасына этнограф, тегүче Юлия Әхмәтҗанова килеп керде. Хәзер ел саен Татарстан Рәисе фондыннан зур грантлар бирәләр. Авыл ансамбльләре зур түгел, шуңа күрә Юлия Владимировна белән хезмәттәшлек итүләре бик уңышлы. Акча җиткәнчә — өчме, бишме, җидеме костюм тегү — бик яхшы. Аз булса да, алар чын керәшен киеме әзерли. Хәзер әйбер бик кыйбат. Кул эше, чигү, чимал да кыйбат. Керәшеннәргә хас «клетка» тукыма бәяләре дә бермә-бер артты.
Әмма бер мәсьәлә бар: миңа бер ансамбль составындагы барлык костюмнарның да бер төсле булуы ошамый. Элек җиңенә булса да аерма куйганнар, төрле төсләр, төрле чигү бизәкләре. Фасон бертөрле булса да, төсләр, бизәкләр төрле булсын. Мәсәлән, Бабкинаның рус халык ансамблендә бер-берсенә охшаш киемнәр юк. Фольклорда төрлелек яхшы. Тектергәндә шуны да исәптә тотсыннар иде.
— Хәзер тегәсезме? Сораучылар бармы?
— Текмим. Әмма сораучылар бар. Быел тамаксалар ясадым. Бер утыруда 15әр җирлек әзерлим. Аннары мәрҗәннәрен, тәңкәләрен тегә башлыйм. Василий тәңкәләрне тишеп бирә.
— Соңгы вакытта бистәрләргә күчтегез...
— Һәрберсе вакыт-вакыт белән барды. Курчаклар, күлмәкләр, тамаксалар, бистәрләр. Бистәргә дә җирлекләр әзерләү озак: цинковать итәсең, киптерәсең. Кәбен кою бистәрләрен сатып алдылар. Ләкин миңа ул жәл. Кеше аны биш меңгә алмый, ә өч меңгә сатсаң, хезмәтең чыкмый. Бизәкләрне нәкъ керәшеннекен куярга тырышам. «Алатырь» бизәген менә зур итеп бистәр башына куярга кызыктым. Ләкин эшли башлагач, ул бер тап булып тора икән. Кечкенә бизәкләр җыелмасында ул бик матур. Шуңа күрә, бу бизәкне күп элементларга бүлергә туры килде. Сүрәкәдәге урама бизәкләрне дә эзлисең, сайлыйсың, килештерәсең. Калпактагы бизәкне күчердем, ул — «Тормыш агачы» бизәге. Мондый бистәләрне тәре алларына куйганнар. Берничә кеше тәре алдына куярга дип алды инде.
Хәзер туйга дип сорыйлар. Бистәргә салып савым чыгару йоласы популярлаша бара икән. Кәбен койдырганда яшьләрне бастырырга да алдылар. Элек кәбен койдырганда бастырган бистәрләрне тәре алдына куйганнар. Димәк, соңгы вакытта йолаларда бистәрләрне ешрак кулланалар.
— Алга таба эшләп карыйсы килгән нәрсәләр бармы?
— Сүрәкә эшлисем килә. Урама бизәкләрне эшләү бик тә авыр. Әле хәзер бистәр, алъяпкыч белән шөгыльләнәм.
— Бизәкләрне, мирасны саклау буенча фикерләрегез?
— Цифрлы форматка күчерергә кирәк инде. Дөрес итеп фотога төшерергә, һәр бизәкнең кем тарафыннан, кайчан чигелгәнен язып куярга. «Туганайлар»ның марафончылары, бәлки, барлый алырлар аларны. Алга таба без керәшеннәргә генә хас ышануларны, йолаларны, аш-суны да барларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев