Узган атнада Олы бәйрәм итеп, Май чаптык
Май чабу бәйрәме язгы энергияне, табигатьнең уянуын, көчен чагылдыра.
Авылларда да Май чабуны күңелле бәйрәм иткәннәр. Теләче ягындагы Иске Карабаянда һәр елдагыча халык күп җыелган. “Китапханәче Светлана Демидова бәйрәм тарихы белән таныштырды, ураза башлану белән котлады. “Беләзек” ансамбле “Арулармысыз”жыруы белән халыкны сәламләде, “кышкы футбол”, “мунча”, “аркан тартышу”, “тау патшасы” уеннары оештырылды, тәмле коймак пешерелде”, – дип хәбәр итте Мария Яковлева.


Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Боярина хәбәр иткәнчә, түгәрәк уенда халыкның такмак әйтеп әйләнүе күңелгә кереп калган. Глеб Кузнецовның бизәлгән ат чанасына утыртып “кадачы” чаптыруы (урам әйләндерүе) барысына да шәп кәеф бүләк иткән.


Иске Тәрбит мәктәбеннән: “Май чабу йолаларының берсе – коймак пешерү. Мәктәп поварлары балаларга коймак камырын ничек әзерләргә кирәклеген сөйләделәр”, – дип яздылар.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Айдар Маннапов: “Авыл халкы да, читтән кайтучылар да күп иде. СВОдан ялга кайткан авылдашларны бәйрәмдә күрү сөенечле булды. “Чулпы” ансамбленең чыгышы, кайнар коймак, хуш исле чәй – барысы да бәйрәмчә булды. Авыл халкы берсе дә буш кул белән килмәгән, тәм-том мулдан иде. “Түгәрәк уен”, “станок” уеннарында актив булдылар”.


Янсуар авылы мәдәният йортында да “Май чабу” бәйрәме уздырылган.


Мамадышның Дүсмәт авылында Май чабуның соңгы – кичерешү көне зурлап билгеләп үтелә. Бәйрәм өчен бар атрибутларны да кулдан ясаганнар. Шул ук көнне Албайда да Май чабу беренче тапкыр зурлап үткәрелгән. Бәйрәм анда кичке якта уздырылган.



Чистайның Бахта авылы, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы, Менделеевскиның Иске Гришкин, Сәйтәк мәдәният йорты территориясендә булган бәйрәм кунаклары да самавырда чыжлап утырган чәй һәм коймак белән сыйланып, Май чабуга хас күңелле уеннарда катнашканнар.



Минзәлә районындагы Яңа Мәлкәннән Светлана Упаева: “Ватанны саклаучылар һәм “Май чабу”га багышланган ярминкәдә катнаштык. Шәһәр халкын экологик чиста продукция белән сөендердек”, – дип хәбәр итте.

Тукай районындагы Бордының Гагарин урамында “Май чабу” бәйрәме Илья Касакиннар йортының капка төбендә оештырылган.



21 февральдә Савәләй һәм Якты Күл авыл җирлекләре һәм мәдәният хезмәткәрләре Зәйнең Энергетик Мәдәният Йорты мәйданында Май чабу бәйрәмендә катнашканнар. Алар шәһәр халкын кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлауны оештырганнар. Савәләй авыл җирлеге район конкурсында иң оригиналь милли ризык номинациясендә беренче урынны, ә Якты Күл авылы икенче урынны яулаган.


Һәр якта Май чабу бәйрәме, традиция буенча, җыйнаулашып кышка рәхмәтләр әйтә-әйтә һәм үз урынын язга бирергә вакыт икәнен дә искәртеп, Кыш карачкысын озату белән тәмамланды.
Һәр якта да Май чабу бәйрәме, традиция буенча, җыйнаулашып кышка рәхмәтләр әйтә-әйтә, үз урынын язга бирергә вакыт икәнен дә искәртеп, Кыш карачкысы белән саубуллашып тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев