Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Утыраек әле бүген кич...» - Түбән Юшады авылында җанлы очрашу

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында чын мәгънәсендә күңелле һәм җылы кич утыру булган.

Авыл халкы бергә җыелып, «Утыраек әле бүген кич...» дип аталган очрашу уздырганнар.

«Бергәләп җырладык, күңел ачтык, сагынышып сөйләштек. Очрашуның кадерле кунаклары –  авылыбызның иң өлкән кешеләре Александра Александровна белән Алексей Петрович Арзамасовлар булды. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, авыл тарихының үткән битләрен яңарттылар. Аларның сөйләгәннәрен тыңлау –  үзе бер зур бәхет», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Мондый очрашулар авыл кешеләрен берләштерә, аралашуның кадерен арттыра. Олы урамда җыелып, бик рәхәтләнеп вакыт үткәргәннәр. Ә инде киләсе атнада Арт урамда очрашу көтәләр. Авылның яме — шундый бердәмлектә.

Фото: Н.Чепкасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев