Үрәсбашта Питрауга сөлге җыйдылар
Хәбәрләр

Үрәсбашта Питрауга сөлге җыйдылар

Питрауга сөлге, бүләкләр җыю элгәредән килгән күркәм йолабыз.

Яшь киленнәр, түтиләр Питрауга дип сөлге-бистәрләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур бистәрләр колгада җилфердәп, бәйрәмне бизәп торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Питрауның бөтен халык өчен мөһим бәйрәм булуын аңлаткан.

Кукмара районының Үрәсбаш авылында сөлге җыю бүгенге көндә дә сакланып килә.

“6 июль көнне күркәм йола - сөлге җыюны оештырдык. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөрделәр. Ә бу җыелган сөлге Питрау бәйрәменең зур мәйданын бизәр”, – дип хәбәр итте Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.


Нет комментариев