Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үрәсбашта «Әбиләребез уеннары» дип исемләнгән чара узды

Әлеге чараны Кукмара районының Үрәсбаш авылы мәдәният йорты Бердәм фольклор көне уңаеннан оештырды.

«Әбиләребез уеннары» дип исемләнгән искиткеч тематик чара борынгылык һәм халык традицияләре рухы белән сугарылган иде.

«Ул мәдәни мирасыбыз белән кызыксынучы балаларны бер түбә астына җыйды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларны элгәрегеләрнең бай дөньясы белән таныштырды. Аерым игътибар керәшен мәдәниятенә бирелде. Балалар зур кызыксыну белән чын халык бәйрәме атмосферасына чумдылар. Милли киемнәрдән булган чараны алып баручылар керәшеннәрнең йола-гадәтләре, музыкасы, биюләре һәм, әлбәттә, искиткеч киемнәре турында зур дәрт белән сөйләделәр. Кечкенә катнашучылар үзләренең әби-бабаларының киемнәре нинди булганын ишетеп кенә калмыйча, үз күзләре белән дә күрә алдылар», – дип сөйләде Оксана Сафарова.



Чарада керәшен киемнәренең төп элементлары: күлмәкләр, алъяпкычлар, баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре күрсәтелде. Сөйләүчеләр һәр элементның аерым мәгънәгә ия булуын, аның хуҗасының социаль статусын, яшен, гаилә хәлен һәм хәтта ышануларын чагылдыруын ассызыкладылар.

О.Сафарова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев