Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Укытучы, директор, башлык»: Галина Романова үз бәхетен туган җирендә тапкан

Хатын-кызларның җитәкче булуы гадәти бер хәлгә әйләнде. Эш дигәндә безнең зат ир-аттан бер дә ким түгел, булдыклырак та әле. Бу соңгысы бигрәк тә Яңа Усы җирлеге башлыгы Галина Романова кебек авыл җирендә җитәкче булып эшләгән хатын-кызларга туры килә.

Ирләр төгәллеге

Галина Степановнаны язмыш гүя бәләкәйдән үк ирләр вазифасына әзерли. Үзен белә-белгәннән бирле ул гел малайлар арасында үсә. Үзен караучы дүрт яшькә олырак дәдәсеннән бер тотамга да калмый. Балачагы җәйләрен бураларда атышлы уйнап, кышларын кар көртләрендә окоплар казып, чаңгы шуып үтә. Дәдәсен югалткач, яшьлек елларында аның дуслары Галинаны үз сеңелләредәй якын күрәләр. Шуңадырмы, аның холкында ир-ат сыйфатлары күбрәк.

Бер елны «Туганайлар» газетасына язма әзерләү өчен Яңа Усыга баргач та, авыл җирлеге башлыгы Галина Степановнаның ирләрчә кырыслыгын, төгәллеген һәм аз сүзлелеген күреп гаҗәпләнгән идем. Усыда уздырган берничә сәгать эчендә Галинаның кешеләр белән мөгамәләсендәге кыскалыкка да, шул ук вакытта өлкәннәр белән җайлап, йомшак кына итеп сөйләшүенә дә, йомыш белән килүченең хәленә керә белүенә дә сокландым. Чын җитәкче генә әнә шулай һәркемгә дә бертигез ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга сәләтле. Монысы гомер буе туплаган тәҗрибәдән чыгып ясалган нәтиҗә. Ә шулай да Галина башта эштән башка бернәрсә дә белмәүче корырак җитәкче булып тоелды. Төшке аш турысы җитеп, үз туганнарыдай, өйләренә чакыргач уем үзгәрде. Капкаларын ачып керүгә гөлләр дөньясы каршы алды. Бер чәчкәләргә, бер Галинага карап куйганымны сизми дә калдым. Балкып торган йорт-җирләре, кунак сыедай мул табыннары. Боларны күргәч, җитәкче вазифасындагы Галинаның барысына да җитешүенә аптырап калдым. Ул үзе, моны күнегелгән тормыш рәвеше дип саный. Ә бит Галина зәңгәр күкләр биеклегенә күтәрә торган һөнәр иясе — стюардесса булырга теләгән.

Укытучы, директор, башлык

Шул хыялын тормышка ашырырга теләп, чит телләр өйрәнү өчен Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Югары белем алгач, Казанга китеп самолетта стюардесса булып эшлисе урында, кияүгә чыгып туган авылына очып кайтканын сизми дә кала. Күрше егете Андрей Романов белән гаилә коргач, Яңа Усы мәктәбендә инглиз теле укыта. Гомуми педагоглык стажы — 33 ел. Шуның 5 елын — директор урынбасары, 7 елын мәктәп директоры булып эшли. Соңгы 7 елда — Усы авыл җирлеге башлыгы. Башлык булса да, кеше уйлаганча, матур күлмәк киеп, кулга ручка тотып кына йөрми. Барлык төр эшне башкарырга — тракторга утырып үлән чабарга да, чүп-чар җыярга да туры килә. Балта, чүкеч, көрәк, тырма кебек эш кораллары да кулыннан төшми. Җитәкче ирләр үз хатыннарына таянган кебек үк, Галина Степановна да ире, механизатор, комбайнчы Андрейга һәм улларына таяна. Алар җирлек, хуҗалык эшенә үз өлешләрен кертәләр.

Хатын-кыз үҗәтлеге

Галина җәмәгать эше дә алып бара — район керәшен оешмасын җитәкли. Татарстанның бер почмагында изоляциядә калган керәшен авылы буларак, халкы үз милли байлыгын югалта язганлыктан, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен, традицияләрен саклауга әһәмият бирә. Музей, архив документларын өйрәнеп, үз авыллары тарихына кагылышы материаллар туплый. 

«Сугыш чорында колхоз председателе булып, Яңа Усыда — Үкли түти (Акулина) Смирнова. Коммунада (Ясная Поляна) Рәшидә апа Нуретдинова эшләгән. Халыкны тыңлата да, эшләтә дә белгәннәр. Аларның эшчәнлеген өйрәнгәндә, җитәкчелек өчен хатын-кыз үҗәтлегенең кулайрак икәненә тагын бер кат төшендем, — ди Галина Степановна. — Җитәкче хатын-кызның дипломатиягә ия булуын икейөзлелек дип уйлаучылар да юк түгел. Элек тә җитәкче өстеннән әләк язып, Себерләргә озата язганнар. Хәзер дә халык белән эшләве җиңел түгел. Һәрберсенең үз уе, үз аңлавы, үз проблемасы. Кешенең кем булуына — хәллеме, ярлыракмы, яхшымы, начармы — карамыйча, һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Менә шуларны исәпкә алып эшләү үз нәтиҗәсен бирә. Үзем эшләгән чорда гына да авылыбыз юллары күтәртелеп, гравий түшәлүенә һәм гел каралып торуына, урамнарда утлар балкуына, Бәчүк, Парник чишмәләре матурлануына үз көчем дә керүенә горурланам. Һәр учреждение каршыннан үткәндә, их, тәрәзәләрен алмаштырырга яки каршына асфальт җәяргә иде, уен мәйданчыгына спорт җайланмалары куярга иде, дип планнар корам. Вакытлар үткән саен аларның тормышка ашуы күңелемә май булып ята».

Гаилә бәхете

Галинаның эштән дә бәхете бар, гаиләдә дә бәхетле хатын. Аларның олы уллары Никита 9нчы елын контракт буенча хәрби хезмәттә, СВО ветераны, хәрби буларак, ул зонага командировкаларга җибәрелә. Уртанчы уллары Антон гаиләле, хатыны Гөлсирин белән ике яшьлек нәни Маяны үстерәләр. Антоннар шикелле үк, кече уллары Тарас та Чаллыда яши. Колледж тәмамлап, КАМАЗда эшләүче Тарас бу язда сроклы хәрби хезмәткә җыена.

«Аның өчен дә, олысы өчен да бик борчылам. Исән генә булсыннар. Уртанчы улым да тырыш, киленем дә яхшы. Алар өчен сөенәм, берүк бәхеткәйләре генә була күрсен, — ди өч ир-егет анасы Галина. — Үземне үз туган җиремдә таптым, шушында ярадым, яраклаштым, эшлим һәм хезмәтем зур бәяләнә. Парым белән матур гына гаилә тормышы алып барабыз. Шуның белән дә мин — бәхетле хатын-кыз. Киләчәккә дә өметләрем зур. Авылыбызны, керәшенлегебезне саклый алсак иде. Авылда яшьләр күбрәк калып, яңадан-яңа матур йортлар калкып, яшәсен иде әле авылым. Бөтен хыялым шул».

Фотоларны Галина Романова үзе тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев