Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясе уникаль осталык үзәгендә Питрау күргәзмәсе оештырды

Анда 22 фото урын алды. Ул фотоларны Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында уздырылган республикакүләм Питрау бәйрәмендә «Татар-информ» фотокорреспондентлары төшергән.

13 июльдә Казан шәһәренең уникаль осталык үзәгендә «Туганайлар» редакциясенең «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне «Туганайлар» редакциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә оештырды. 

Казан шәһәре күләмендә беренче мәртәбә зурлап уздырылган күргәзмә «Бәрмәнчек»дәүләт фольклор ансамбленең дәртле биюе белән башланды. 

Күргәзмәне ачу тантанасында ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең пиар-директоры Ләйсән Сафина, уникаль осталык үзәгенең креатив кураторы Җәннәт Минһаҗева һәм башкалар чыгыш ясады.

Аерым алганда, күргәзмә ачылу уңаеннан ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге исеменнән котлап, Алсу Исмәгыйлева Питрау бәйрәменең җәйнең бер бизәге булын, аны республикада бар халыкның көтеп алуын әйтеп үтте. 

— Редакция ул хәзер газета, журналлар, сайтка язмалар чыгарудан тыш, үз аудиториясе белән төрле ысулларда эшли. Күргәзмә — шул ысулларның берсе. Бу күргәзмә керәшен халкының бай мәдәнияте, матур бәйрәме турында фотолар аша сөйли, — дип, «Туганайлар» редакциясенең «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсенә зур бәя бирде.

Үз чиратында, Людмила Даниловна керәшен культурасын пропагадалаганы өчен «Татмедиа» агентлыгы җитәкчеләренә республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы рәхмәтен җиткерде. 

— Интернетны ачып, Питрау дип язсаң, шунда ук матур фотолар чыга. Алар — профессионал журналистлар, ТАТМЕДИА белгечләре Питрауда төшергән фотолар. Питрау атнасында ТАТМЕДИАда өч чара оештырыла: беренчесе, шушы күргәзмә; икенчесе, Питрауга багышланган матбугат конференциясе; өченчесе, «Туганайлар» газетасы редакциясе ел да уздыра торган Медиа-Питрау. Җөри Питравына бара алмаган Казан халкы шушы Медиа-Питрауга йөри, — дип сөйләде Людмила Белоусова.

Заманында ТАТМЕДИА бинасында Питрауга багышланган фотолар күргәзмәсен оештыруның инициаторы булган Ләйсән Сафина — «Туганайлар» редакциясе өчен күптән үз кешегә әйләнгән җитәкче. Күргәзмәдә ясаган чыгышында да аның керәшеннәрне үз туганарыдай якын итүе сизелеп торды. Күргәзмәгә артык тукталып тормаса да, Ләйсән Наилевна ТАТМЕДИАда «Туганайлар» шикелле зур өч чара уздыра торган редакцияләрнең сирәк икәнен искәртте. 

— Керәшеннәр, гомумән, җырга, биюгә оста халык. Костюмнары, фольклоры да матур, үзенчәлекле. ТАТМЕДИА бинасы каршында «Туганайлар» уздыра торган Медиа-Питрау кебек матур бәйрәмнәр сирәк. Анда үзеңә булырга, катнашырга кирәк, — дип күргәзмәгә килүчеләрне Медиа-Питрауга да чакырды ул.

Күргәзмә ачу тантанасында уникаль осталык үзәгенең креатив кураторы Җәннәт Минһаҗеваның «үзара хезмәттәшлек дәвам итәсенә ышанам» дигән сүзләрен дә һәркем ошатты.

Күргәзмәдәге һәр фото — үзе бер картина кебек. Аларда чын рәссам осталыгы чагыла. Күргәзмәдә урын алган 22 фотоның күпчелеген фотограф Рамил Гали (арада Рамил Төхбәтовныклар да бар). Төшергән. Соңыннан сүз алышканда, фотограф Рамил:

— Биредә куелган фотолар моннан ун, 5-6 ел элек төшерелгән. Җөридәге Питрауны күрүгә үк, бу бәйрәмгә гашыйк булдым. Питрауның тарихын өйрәнә, өлкәннәрдән дә сораша башладым. Дөньяда бердәнбер булган үз колориты, үз атмосферасы бар Питрауның, — дип үз фикерен белдерде. 

Күргәзмәне ачу тантанасында килүчеләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле кызлары чыгышын да күрделәр. Күргәзмәдә Клара Булатованың «Питрау» дигән шигыре дә яңгырады. Аны «Туганайлар» редакциясенең социаль челтәрләр буенча редакторы Алиса Әхмәтшина сәнгатьле итеп укыды.

Тантананы алып барган баш редактор Юлия Губина тантана азагында: «Туганайлар» редакциясенең «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсе 20 июльгә кадәр генә эшли. Шуңа кадәр Казанның уникаль осталык үзәгенә (элекке ЦУМ бинасы) килеп, күргәзмәдәге милли колоритлы фотоларны күреп калырга тырышыгыз«, — дип искәтергә дә онытмады. 

Сайттагы бу язманы укыган, карендәшләребез һәм керәшеннәрне үз итүчеләр, һичшиксез, «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсен карамый калмаслар.

Фото: Алиса Ахметшина, Рамил Гали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев