Күргәзмә шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен милли үзәгендә оештырылды.
Китаплар күргәзмәсе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган. Анда Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган танылган керәшеннәр турында язылган китаплар, мәкаләләр, фотолар урын алган. Шулай ук, керәшен Геройларының исемнәре һәм алар турындагы мәгълүмат язылган стендлар да бар.
Нет комментариев