Түбән Юшады мәдәният йортындагы музей экспонатларга бай
Минзәлә районының Түбән Юшады мәдәният йортында музей бар. Анда килгән авыл кешеләре, читтән килгән кунаклар һәм укучылар була экспонатларны кызыксынып карый.
Авылдагы музей турында мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова сөйләде. Ул бер фото белән якыннанрак та таныштырды:
«Әби-бабаларыбыздан калган көнкүреш әйберләре арасында булганда, үзеңнең туган җиреңнең кадерле булуына тагын да ныграк ышанасың. Аларның көнкүрешен, йола-гадәтләрен, үз күзләрең белән күргәндәй күз алдыңа китерәсең. Ирексездән безнең бабаларыбыз җырлаган көйләрне көйли башлыйсың. Боларның барысына да тагын да ныграк үтеп керәсең, 100 еллык тарихы булган һәм әбидән калган киемнәрне киеп карыйсың. Авылдашлар, төрле көнкүреш әйберләре белән бергә, гаилә альбомнарында сакланган ретро фотоларны да алып киләләр. Шуларның берсен бүген сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Бу фото 1961-1962 елларда төшерелгән. Фотода Түбән Юшады авылы башлангыч мәктәбенең 3-4 класс укучылары. Фото астындагы аңлатмада укучыларның исем-фамилиясе, җәя эчендә әтиләренең исеме, гаилә кушаматлары язылган. Керәшеннәрдә кушаматлар һәрбер гаиләгә хас».

1 рәт сулда уңга: Никитин Егор (Александрович) – атил Җәгүре; Антипова Сания (Григорьевна) – мерәс Саниясе; Харитонова Нина (Федоровна)- акбай Нинасы; Укытучы – Хәят Бурганова;Избач (библиотекарь) – Спиридонова Тамара Никитична; Федотова Роза (Федоровна) – Миңәч кызы; Федотова Рита (Семеновна) – Сергей Симуны кызы; Федотова Зоя (Федоровна) - телсез Пидыр кызы; Кириллова Татьяна (Митрофановна) – тырыс Тайнасы).
2 рәт сулдан уңга: Васильев Василий (Васильевич) – эхмәт Бәчкәсе малае; Кириллова Нина (Митрофановна) тырыс Нинасы; Алмастанов Александр Васильевич) кәҗә Алаксандыры; Михайлова Валентина (Никитична) – Сарапка кызы; Харитонов Геннадий( Прохорович) – кукан Геннадые; Балашова Лидия ( Александровна) – монлы Алаксандыр кызы; Никитин Николай (Васильевич) – капчык Күләсе; Зина Егоровна – Мәтүк кызы; Архипова Надя (Семеновна) – әтәч Симуны кызы; Овчинникова Дуся (Ильинична) – чегән Валясы кызы; Никитина Лидия (Геннадьевна) – телтем Лидиясе; Чернов Давид (Михайлович) – Шәйхәттәр Давиды.
Фото Н. Чепкасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев