Түбән Юшады авылында халык җыены гөрләп узды
Хәбәрләр

Түбән Юшады авылында халык җыены гөрләп узды

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында халык җыены үткәрелде.

Әлеге җыенда иң мөһим мәсьәләләр күтәрелде: авылга керү юлларын һәм авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерү, шулай ук, авыл халкының үзара салым акчасы мәсьәләсе дә читтә калмады.

“Юшады җирлеге башлыгы халык алдында чыгыш ясап, узган вакыт эчендә ирешелгән уңышларны барлады, әле хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләде. Җыен бик җылы, дустанә атмосферада узды. Халык та, Юшады администрациясе дә, җирле совет депутатлары да бердәм булып, авыл тормышындагы проблемаларны бергәләп хәл итәргә теләүләрен күрсәттеләр. Һәркем уртак максатка - авылның киләчәген яхшыртуга юнәлгән иде”, – диде Түбән Юшады клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.

 

Бу уртак омтылыш, һичшиксез, авылның алга таба үсеше өчен зур этәргеч булыр. Юлларны ремонтлау, авыл эчендәге инфраструктураны яхшырту – болар барысы да халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән мөһим адымнар.

Наталья Чепкасова фотосы.


Нет комментариев