Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова: «2026 елыбыз тынычлыкта үтсен»
Зәй районының Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова үтеп киткән елга йомгак ясап, яңасына планнары белән уртаклашты
— Безнең җирлек дүрт авылны берләштерә: Түбән Биш, Куш Елга, Шыкмай, Пусташит. Пусташитта (Бишсубашы) керәшеннәр һәм татарлар — барлыгы 106 кеше яши. Елның-елында, үзара салым акчасына һәм халыкның үз тырышлыгы белән, тормыш уңайлыклары тудырыла.
Узган 2025 елда авылда үзара салым акчасы һәр кешедән 600әр сумнан җыелды. Ул акчага авыл зираты койма белән әйләндереп алынды. Авылның ике урамында да баганалардагы электр лампалары карап-алмаштырып торылды. Пусташит авылы уртасына кәрәзле элемтә өчен вышка урнаштырылды.


Яңа 2026 елга үзара салым суммасын үзгәрешсез калдырдык: шул ук 600 сумнан җыярга уйлаштык. Бу акча Тукай урамы юлына вак таш җәяүгә тотылачак. «Татнефть» гранты буенча, 2026 елда Пусташитта яңа скважина казылып, су башнясына тоташтырылачак. Үтеп киткән елда авылны су белән тәэмин итүдә билгеле бер авырлыклар да булды. Бездә бит су һәр хуҗалыкка кадәр төшә, хәтта йортларга ук кертелгән. Өченче ел авылдагы ФАПка капиталь ремонт ясалган иде, анысы — республика программасы буенча.

Җирлекнең зур авылларыннан булган Түбән Биштә 263 кеше яши, шуның 50дән артыгы —керәшеннәр.
Түбән Биш авылында да үзара салым акчасын 2025тә бер кешедән 600 сум исәбеннән җыйдык. Бу акчага К. Маркс урамы юлына вак таш җәелде, мөселман зираты койма белән тотып алынды. Урам утлары каралды. 2025 елны Түбән Биштә кәрәзле телефон вышкасы куелды. Махсус программа нигезендә, спорт мәйданчыгы төзелде: волейбол, баскетбол һәм мини-футбол корылмалары урнаштырылды. Бюджет акчасына Молодежная урамы юлына вак таш түшәлде. Шул ук урамда суүткәргеч алмаштырылды.

2026 елга да үзара салым шул ук суммада калдырылды. Үзара салым акчасына, узган елдагы шикелле үк, быел да урам утлары каралачак. Полевая урамында юлга вак таш җәю күздә тотыла. Сабантуй урынын төзекләндерүне дә шул акча исәбенә эшләргә планлаштырабыз. Сабантуй мәйданында халыкка утырыр өчен эскәмияләр көйләнәчәк. Алар күчереп йөртергә уңайлы итеп ясалачак.
Халык ярдәме белән, Түбән Биш авылы мәктәбе янында яңа часовняга нигез салып калдырылды. Элек бу урында авылы чиркәве булган. Төзелеш материаллары алынды.
Авыл халкы СВОдагы якташларга, барлык ир-егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирә. Җирлектәге өч авылда маскировка челтәре үрелә, халык акчалата да ярдәм итә. Бигрәк тә соңгы ике елда Түбән Биш мәдәният йортына (директоры Наталья Вәлиәхмәтова) җыелып, пенсиядәге апалар маскировка челтәре үрә. Махсус хәрби операциядә безнең егетләр дә бар. Җирлектә рәсми теркәлеп яшәүче Валентин Павлов, хәрби операциягә Чаллыдан киткән Евгений Артамонов (әнисе Людмила Анатольевна белән әтисе Иван Владимирович Түбән Биштә яши) һәм Пусташит егете Азат Сәгыйдуллин (гаиләсе — Чаллыда) бүгенге көндә Ватан кушкан бурычны үтиләр. Ике егетебез батырларча һәлак булды.
Россия һәм Татарстан халкының барысы шикелле үк, безнең Түбән Биш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең теләге уртак: 2026 елыбыз тынычлыкта үтсен, күкләр аяз, тормышлар бәрәкәтле булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев