Төги авылы тарихына күз салып
Зәй районының Төги авылы суы дәвалау үзлегенә ия Күз чишмәсе һәм янәшәсендә кайчандыр Могҗизалар тудыручы Николай чачаунигы булган Изге чишмәсе белән данлыклы.
Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Төги әле Иске Батрас, Олы Батрас, Төкәй исемнәре белән дә мәгълүм.
Җан исәбен алу буенча 1858 елда уздырылган унынчы ревизия мәгълүматыннан күренгәнчә, Төги халкы дәүләт крестьяннары булып исәпләнгән. 1860 елларга кадәр биредә иске керәшеннәр яшәгән. Авыл кешеләре иген иккән, терлек асраган. Умарта тотучылар да, мичкә ясаучы осталар да булган. Ә кышкы айларда авылның ныклы ир-атлары олаучы булып та эшләп йөргәннәр. Төги осталары ясаган арбаларны тирә-як авылларда яшәүчеләр бик теләп сатып алган.1884 елгы сан алуда Төгидә 67 крестьян хуҗалыгы теркәлгән. Россия империясендәге беренче гомуми сан алуда инде, 1858 ел белән чагыштырганда, авылда халык санының ике мәртәбә артканы күренгән. Тугыз яшькә кадәрге 194 бала теркәлгән.
1912 елда Төгидә шомартылган таштан земство мәктәбе төзелә. Дүртьеллык мәктәпнең беренче директоры В. Ямашев була (архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән ул таш мәктәп бинасы хәзер дә бар, әмма авария хәлендә).
XIX йөз ахыры-XX йөз башында Төги авылының Изге чишмәсе янында Могҗизалар тудыручы Николай чачаунигы куелган. XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, ике кибет, тимерче алачыгы, тегермән булган.
1917 елны, революция алдыннан, Төгидәге 132 хуҗалыкның 27се генә атсыз булган. 1 мең 262 баш мөгезле эре терлек һәм башка мал-туар теркәлгән. Авылда барлыгы 789 кеше яшәгән, ә халыкның гомуми җире 1147 дисәтинә тәшкил иткән. Төги 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Троицк-Йосып волостена керә, Троица чиркәве приходына карый. Төрле елларда төрле кантоннарга һәм районнарга керә, ә 1972 елдан — Зәй районында. 1959 елда 10 авылны берләштергән Энгельс исемендәге колхоз үзәге дә Төгидә була.
Хәзерге вакытта Төги авылында — 86 хуҗалык. Авылда, рәсми теркәлеп, барлыгы 203 кеше яши. Шуларның 64е — лаеклы ялдагылар, 16ысы — җиде яшькә, ә 26сы — 17 яшькә кадәрге балалар. Унсигез яшьтән алып пенсия яшенә кадәргеләр, ягъни эш яшендәгеләр — 97 кеше. Бик күп авыллардагы шикелле үк, үз хезмәтең өчен тиешенчә түләнелә торган эш табу җиңелләрдән түгел. Дөрес, биредә 2004 елдан бирле «Зәй шикәре» агрофирмасының игенчелек, терлек симертү белән шөгыльләнә торган бүлеге эшли. Авылдан 30 чакрым ераклыктагы Зәйгә яки башка шәһәрләргә, шулай ук, «Елховнефть»ка йөреп эшләүчеләр дә бар.
Төгине төзек авыллар рәтенә кертергә була. Социаль объектлардан, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, полиция бинасы, янгын сагы бүлеге, тулы булмаган урта мәктәбе бар Төгинең. Мәктәптә директор булып, үз авыллары кызы Анжела Журавлева эшли. 2014 елга кадәр әле биредә укучыларга урта белем бирелгән. Мәктәп карамагында төбәк тарихын өйрәнү музее да эшли.
Төги — чишмәләр иле: Изге чишмә, Күз чишмәсе, Ат чишмәсе, Федосеев чишмәләре бар. Исеменнән үк күренгәнчә, Күз чишмәсе суын халык дәвалау үзлегенә ия дип саный. Аңа, шифа эзләп, тирә-як авыллардан да киләләр. 1998 һәм 2009 елларда Күз чишмәсе нефть компаниясе акчасына төзекләндереп, тирә-ягын тәртипкә салганнар. Хәзер Күз чишмәсен мәктәп укучылары, укытучылары карап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев