Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татьяна Петухова: «Сатып алып та, кире кайтарып та булмый торган хатирәләр сагындыра»

Керәшенчә марафон кысаларында Татьяна Петухова балачак, яшьлек истәлекләрен язды.

Хәтер сандыгымны ачам да уйга калам. Элеккеге тормыш белән хәзерге яшәешне чагыштырсаң, искә төшерерлек мизгелләр бик күп икән. Беренчедән балалык чоры. Бик бәхетле булмады ул минем балачак. Өченче класста укыганда ук 8 баласын калдырып чирләп әтиебез үлеп китте. Тормышны алып бару, өелеп әни өстенә утырып калды. Нинди көчләр булды икэн минем әнием дә. Колхозда иң алдынгы терлекче, э өйгә кайткач сигез бала әнисе. Бирешмәдек, әни барыбызны да эшкә өйрәтеп үстерде. Бар куанычы без идек аның.

Балалык чорында хәтергә уелып калган хәтирәләр бик күп, ә менә йөрәккә үткәне болаерак. Әни иртән сәгать дүрттә эшкэ китә, мине уятып калдыра ике сыерны савып көтү куарга. Булды шундый вакытлар, әни китүгә мин йоклап китәм, әни эштән кайта сыерлар савылмаган, көтү калган. Әниемнең орышканын да хәтерләмим, ну урам буйлап сыерларны көтүгә алып барулары бик оят иде ул чакларда. Хәзер дә төшләремә керә шул ике кызыл сыерлар.

Бар ягыннан да стенасы, ишеге, түбәсеннән төтен чыгып торучы кара мунча сагындыра мине. Авылларда кара мунча бик сирәк очрый хәзер. Безнең авылда су буенда өч-дүрт кара мунча бар иде инде. Авыл халкы чират буенча мунча ягалар иде. Без (савыйлар) мунчасына яга идек. Шул мунчаның исләре, юкә мунчала белән юунулары үзе бер бәхет булган бит. Мунча яккан көн үзе бер бәйрәм, әни безне берәм-берәм юып тора, ә олы тутабыз Мария чанага утыртып өйгә ташып тора.

Балачак, үсмер вакыт, яшьлекне кемнәр генә сагынмый да, кемнәр генә үкенмичә искә алмый икән? Әйе, сагындыра, чөнки алар бервакытта да, бернинди байлыкка да сатып алып та, кире кайтарып та булмый торган хәтирәләр. Безнең яшьлек елларыбыз бигрәк матур, тәртипле елларда үтте шул.

Хәтер сандыгында актарындым бүген,
Дус-туганнарымны барладым.
Киткәннәргә шигырем дога булсын,
Исәннәргә бәхет юлладым.
Озын булсын гомер юлларым.

Фото: Алиса Ахметшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев