Татарстанда матәм көне игълан ителде
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.
«Түбән Камага дошман БПЛАлары күпләп һөҗүм иткәннән соң, һәлак булучылар бар. Шул сәбәпле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада матәм игълан ителде», — дип хәбәр итте Галимова.
Искәртәбез, бүген республика БПЛА һөҗүменә дучар булды. Түбән Камага массалы һөҗүм дәвам итә. Һәлак булучылар бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Бүген иртән безнең республика чираттагы вәхшиләрчә һөҗүмгә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», - дип язган Миңнеханов социаль челтәрләрдә.
Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, узган төндә Түбән Камага һөҗүм нәтиҗәсендә 13 һәлак булучы һәм 39 зыян күрүче билгеле.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев