Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда «Герой-ана» исеменә ия хатыннар бушлай җир биләмәсе алачак

Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яисә муниципаль милектәге җир биләмәсен бушлай бирәчәкләр. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды.

Закон ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм «Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга бушлай җир кишәрлегенә хокукны билгели.

Моннан тыш, Җир кодексында хәзер мондый җир кишәрлекләрен бирү тәртибе язылган. Аерым алганда, җир кишәрлеген алу өчен, хатын-кыз үзе яши торган территориядәге җирле үзидарә органына тиешле гариза һәм аның хокукын раслый торган документлар белән мөрәҗәгать итеп, исәпкә баса ала. Муниципалитет, җир кишәрлеге бирү турында гариза теркәлгәннән соң, 20 көн эчендә исәпкә кую яки исәпкә куюдан баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куелгач, 30 көн эчендә «Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим ителә.

«Герой-Ана» исеменә лаек булган хатын-кыз һәм җирле үзидарә органы вәкиле тарафыннан җир участогын сайлау буенча акт имзалана. Аның нигезендә, актка кул куйганнан соң, яисә җир кишәрлеген кадастр исәбенә куйганнан соң, (җир кишәрлеген булдыру таләп ителгән очракта) җирле үзидарәнең вәкаләтле органы, 14 көннән дә соңга калмыйча, җир кишәрлеген бирү турында карар кабул итә.

Җир биләмәләре шәһәр торак пунктлары чикләрендә кимендә 0,08 гектар һәм авыл торак пунктлары чикләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә кимендә 0,25 гектар күләмендә бирелә.

ТР Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка имзалауга җибәрелгән. Документ рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев