Татарстан Гидрометеоүзәгендә Иделнең апрель азагында боздан ачылачагы турында сөйләделәр
Хәбәрләр

Татарстан Гидрометеоүзәгендә Иделнең апрель азагында боздан ачылачагы турында сөйләделәр

Быел Идел апрельнең өченче декадасында тулысынча боздан ачылачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь шул хакта хәбәр итте.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда язгы ташу суының максималь биеклеге нормага якын, ә Казансу, Бөрсет, Әнҗерә, Ык, Дала Зәе, Карлы, Дим һәм башка елгаларда нормадан 0,8 метрга югарырак булачак. Сулыкларның апрельнең беренче-икенче декадаларында боздан ачылуы фаразлана.

«Идел елгасына, дөресрәге, Куйбышев сусаклагычына килгәндә, аның күпьеллык уртача даталар – 20-25 апрельдә тулысынча боздан ачылуы көтелә. Бу иртәрәк тә башланачак, ләкин апрельнең өченче декадасында елга тулысынча боздан арыначак», - диде ул.

Татар-информ


Нет комментариев