Лаеш районының Ташкирмән авылында яшәүче Кормачевлар өчен Бал Спасы — гади генә календарь датасы түгел, ә зур гаилә бәйрәме.
Бу көнне алар, күптәнге матур традиция буенча, туганнары белән бергә җыелалар. Кызлары Ирина Киселева сөйләвенчә, бал аерту — алар өчен чын мәгънәсендә бердәмлек сынавы. Көн буе умарталыкта кайнашкан гаиләдәге һәр кешенең үз вазифасы бар:
— Сеңелебез безгә тәмле аш-су әзерләп, өстәл әзерләп тора. Ә без — Галина һәм Андрей Кормачевлар, мин, улым Андрюша, шулай ук, Нина һәм Александр Казанбаевлар — иртәдән кичкә кадәр умарталар янында мәш киләбез, — дип уртаклаша Ирина.

Кызыклысы шул: бу гаиләдә беркем дә кортлардан курыкмый, киресенчә, алар белән уртак тел табарга өйрәнгәннәр. Хезмәтләре дә бушка китмәгән — быел бал уңышы мулдан булган.
— Быел бал бик күп. Исән-сау гына ашарга булын, — дип елмая Ирина.
Чыннан да, туганнарның бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм бергәләп үткәргән бу матур мизгелләр — гаилә бәхетенең төп середер.


Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев