Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Танылган курчакчы-артист Юрий Чуктиевның юбилей кичәсе булды

26 март көнне Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында курчакчы-артист, Татарстан Республикасының халык артисты, карендәшебез Юрий Чуктиевның 50 яшьлек юбилее һәм иҗади эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган кичә узды.

Котлау сүзләре, тәбрикләүләрдән соң, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле булды. Анда төп рольне – Әлмәндәр карт курчагын Юрий Чуктиев җанландырды.

 

Рәсми котлаулар

Юбилей кичәсендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзен бер көн элек кенә билгеләп үтелгән мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – халыкара театр көне белән котлап башлады.

 – Мәдәният хезмәткәрләренә якты иҗат юлы, яхшы рольләр, рәхмәтле тамашачы телим. Юрий Яковлевич, сезнең тылсымлы кулыгызда җансыз курчаклар җанланып, безне әкият дөньясына, могҗизага алып кереп китә. Тамашачы, чыннан да, курчакларга җанлы кешеләргә ышанган кебек ышанып, тамаша карый. Хәтта, бер вакытка курчак театрында икәнеңне дә онытасың, – дип сөйләде ул.

Юлия Илдаровна Юрий Чуктиевка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Язучы Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зайдуллин Юрий Яковлевич белән күптәннән дуслар булганын билгеләп үтте.

 – Синдәйләр Тукай премиясенә дә лаек булырга тиеш. Элек авылда әниләр, “артымлы булсын” дип,  тавык астына маяга йомырка калдыра иде. Менә Тукай премиясенә мая булсын дип, Габдулла Тукай юбилеена дип ясалган истәлекле билгене сиңа бүләк итәм, - дип, Юрий Чуктиевның күкрәгенә такты.

 

Якташлар хөрмәте

Якташлары исеменнән Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе Илфат Әхмәдуллин килгән иде. Ул Кукмара төбәгендә бик күп милләтләр дус-тату яшәгәнен билгеләп узды. “Село-Чура – районыбызның иң көчле авылларыннан. Шулкадәр талантлы Юрий Яковлевичның үзебезнеке булуы белән горурланабыз. Район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән сезгә саулык, иҗат уңышлары телибез”, - дип сөйләде ул. Якташы Юрий Чуктиевны “Район алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде.

 

Керәшеннең – асыл заты

Юрий Чуктиев – Кукмара төбәгенең генә түгел, ә барлык керәшеннәрнең дә асыл заты. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова котлады.

–  Юрий Яковлевичның уңышларын күреп нык шатланабыз. Ул гомер буе шушы театрда эшләп, мактаулы исемнәргә лаек булды. Село-Чура шулкадәр нык, көчле авыл. Алар дин тыелган заманда да иманын саклаган халык. Юрий Яковлевич та шундый. Нык, тырыш, көрәшче. Балаларга могҗиза бүләк итүче. Ә бит балалар гына түгел, олылар да бүгенге катлаулы чорда әкияткә мохтаҗ. “Әлдермештән Әлмәндәр”  спектакле дә олыларны могҗизага тарта. Тылсымлы образларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Алга таба бергә-бергә иҗат итәргә язсын. Әле сезгә Россиянең атказанган артисты исеме дә алырга язсын, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

 

“Театрның бердәнбер Әлмәндәре”

Шуннан соң халык «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен карады.

“Әлдермештән Әлмәндәр” – Камал театрының легендар спектакле. Ул 1976 елда сәхнәләштерелгән. Төп герое – Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил кушуы буенча авылга Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай тиз генә якты дөньядан китәргә ризалашмый.  Караңгы, ләкин берничә йолдызы балкып торган теге дөньяда Газраил белән Әҗәлнең сөйләшүеннән башланган “курчак уены”на шундук үзенә тартып ала. Әлмәндәр бакчада такта шомарта. Ә өстә, күкләрдә, Газраил аның язмышын хәл итә... Бер караганда, күршеләр ишегалдында семья драмасын карап утырган шикелле. Икенчедән, әкияттәге кебек. Караңгы төстәге кием кигән артистлар үзләре күренми. Бар игътибар курчакларның сөйләшүенә һәм уйнауларына юнәлә.  Карендәшебез Юрий Чуктиев җан өргән Әлмәндәр курчагы да чып-чын карт кебек: хисле, зирәк, шаян. Тавышы ук ягымлы...

 

Театрның алыштыргысыз артисты

Спектакль тәмамланганнан соң театрның бар труппасы сәхнәгә чыгып, хезмәттәшләре Юрий Чуктиевы котлады. “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев карендәшебезгә карата бик тә җылы сүзләр әйтте һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың Рәхмәт хатын тапшырды.

– Юрий Яковлевич безнең алыштыргысыз артистыбыз, татар төркеменең әйдәп баручы артисты, атасы. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ходай аңа бик зур талант биргән. Белеме буенча артист булмаса да (режиссер белеме – ред.), куллары белән артист булып туган. Нәрсәгә генә тотынса да, ул әйбер җанлана. Нәкъ тә шуннан башлана курчак театры артисты. Моңа укып кына өйрәнеп булмый, бу Ходайдан бирелә торган сәләт, - дип, театрдагы хезмәте өчен рәхмәт белдерде Илгиз Зәйниев.

Юрий Чуктиев ахырдан сүз алып, тамашачысына, хезмәттәшләренә, яраткан театрына рәхмәт белдерде.

“Дулкынланып киттем. Бүген бу залда иң кадерле кешем – әнием дә бар. Тормышымда иң мөһим нәрсәләр – эшем һәм гаиләм”, - дип әнисенә чәчәк букеты бүләк итте карендәшебез.

Юрий Чуктиев Кукмара районының Чура авылында туган. 1998 елдан бирле Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында эшли. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын тәмамлаган.

Юрий Чуктиев – театрның әйдәп баручы артистларының берсе. Ул күптөрле рольләр башкара һәм үзенчәлекле иҗади алымга ия. Аның уйнаган образлары арасында «Су анасы», «Абай бабай аланы», «Бүре җиләге», «Сертотмас үрдәк» спектакльләрендәге геройлар бар. «Кәҗә белән Сарык» спектаклендәге роле өчен ул «Иң яхшы курчак театры артисты» исеменә лаек була. 2013 елда аңа «Тантана» театр премиясе бирелә.

Артист яхшы физик әзерлеккә һәм көчле сәхнә энергетикасына ия. Ул ике тапкыр театр Сабан туенда абсолют батыр була.

Аның иң күренекле рольләренең берсе – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр образы. Бу роль өчен 2021 елда ул тагын «Тантана» премиясенә лаек була. Актер образларны табигый һәм аңлаешлы итеп тудыра, алар аша тамашачыга тирән мәгънә җиткерә.

Юрий Чуктиев театр белән генә чикләнми: ул гастрольләргә йөри, балалар белән очрашулар үткәрә. Ул яшь буында туган телгә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Кичәдән ВИДЕО: 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев