Талантлы карендәшебез Елена Данилова иҗаты
Хәбәрләр

Талантлы карендәшебез Елена Данилова иҗаты

Елена Данилова Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылында туган. ТРның атказанган артисты. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә оркестр солисты.

Үтеп кара

Кеше күңелен чишеп үтәм димә -

Мең йозагы, мең келәсе булыр.

Кан саркыган яраларын бәйләп,

Тәнчуына* мең төрәсе булыр.

 

Үтәрсеңме?..

Кеше күңеле - урман.

Адашырсың, кереп, карасында:

Телемнәрен сузган саран нурдан

Чикле адымнарың арасында

 

саташырсың!..

Ыңгырашып, сызлап -

Кыйпылчыклар булып кителгәндә;

Тәнең ертып калган чытырманнар

Җаның җәрәхәтләп үтелгәндә -

 

түзәрсеңме?..

Кайтавазы кайтып,

Кага-кага, искә төшергәндә;

Торым-торым калебең дөрләп янган

Күмер тавың өскә ишелгәндә?..

 

Инанырсың,

әгәр, керә калсаң:

Була алмый , давыл, гарасатсыз -

Бер яктыга килә мең караңгы,

Бер шатлыгы килми мең газапсыз.

 

...Кеше күңеленә кералмассың,

Им-хикмәте күктән коелса да!

Укылмаган томнар булып калыр,

Ачык китап кебек тоелса да!

(Тәнчуы* - марля, бинт... Мисал өчен: аякчуы - портянка...)

 

Тамчы гына димә

Җил бөтереп тәгәрәткән шаукым:

Көне, елы, минут, сәгате.

Шарламадай шаулап томырылган

Тау елгасы күңел һаләтем.

 

Нур чыгалмый болыт арасыннан,

Читлек кага йөрәк, сулкылдап:

Бер ыргылып ала чаптар сыман,

Я бер дертли, тирдән елкылдап.

 

Шарламадай шаулап ага гомер,

Кыя ташын юган ташкыннан

Мин - бер исәр тамчы, тауга каршы,

Өскә менмәк булып ашкынам.

 

Бунтарьлыктан арынасым һич юк -

(Чәчрәп кенә китсен дөньясы!..)

Тамчы гына димә: шул бер бөртек

Гасырларга төсен уясы.

 

Гомер мизгел

Кодрәтемдә ташкын

Дәрьяларга күпер салачак...

Кояш нурларында, уйнак тамчы,

Нур - салават булып яначак!

 

Урман тыңлый

Зарларымны дөнья шавын җыйган

Урман картлач тыңлый, сабыр гына.

Аяк баскан җирдә үләне дә

Колак сала һәрбер адымыма.

 

Күңле йомшап, тыңлый, кырыс имән;

Тыңлый горур нарат, түбән карап;

Өрәңгеләр сөеп кала иңнән;

Сөя каен, чәчләремне тарап.

 

Ябалдашлар белән шыбырдашып

Усакларым лепердәшә, оеп.

Сәламемне алган зирекләрем

Бит очымнан үбә, тиңдәш тоеп.

 

"Телсез,"- дисәгез дә, җансыз түгел!

Гасыр моңы сыйган күкрәгенә.

Урман - тарих, сәнгать! Урман - шаһит,

Үткән дәверләрнең күкрәвенә!

 

Уйный диңгез

Көлә-көлә уйный диңгез,

Чуерташка дулкын кагып.

Бер шаяра чылтыр-чылтыр,

Бер моңая уйга калып.

 

Күк тоташкан офыклардан

боргаланып, дулкын-дулкын,

Я уела бер моң булып,

Я уйлана, туктап бер тын.

 

Чиксез, серле, шаян диңгез.

Минем күңел,сабый кебек,

Чуерташлы яр буенда

Чырык-чырык калды көлеп.

 

Синдә туктап калды кебек

Йөрәгем дә...исәр димә:

Ике бөртек нурың алдым -

Мәрмәр төсең күзләремдә!

 

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Искиткеч.