Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Солдатта булган диләр!

Балык Бистәсе егете Илья Маямсин Екатеринбургта, Россия Һава-космик көчләре ((ВКС) подразделениесендә хезмәт итә.

Аларның хәрби частьлары Екатеринбургтан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан. Кеше белән тиз уртак тел табучы Ильяның инде армиядә дә чын дуслары бар. Алар, «дембель» вакыты җитеп, өйләренә кайткач та аралашуны, дуслыкларын дәвам итәргә җыеналар. 

Илья узган елның язында тиешле медицина тикшеренүе үтеп, инде китәргә йөргәндә генә бәхетсезлеккә очрый. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән егетнең май аенда волейбол уйнаганда кулы сына. Сроклы хезмәткә китәр көннәре җиткән, ә ул — гипстан. Мамасы Светлана белән папасы Олегның «бу килеш сине алмыйлар» дигән сүзләренә карамый, гипслы кулы белән хәрби комиссариатка китә. Үзен хезмәткә җибәрүләрен сораган егетне, «башта кулың төзәлсен әле», дип борып кайтаралар. 

— Дәүләт имтиханнарын биреп бетергән, 15 июньдә армиягә китәргә тиеш иде. Гипсын алуга, 28ендә китеп тә барды. Кеченәдән үк «солдат булам» дип үсте. Үзебез дә күңеленә шуны сеңдереп тәрбияләдек, — дип сөйләде «Ресо-Гарантия» иминият компаниясендә эшләүче әнисе Светлана Николаевна. — Атнага ике-өч мәртәбә телефоннан сөйләшеп алабыз. Тавышын ишеткәч тә рәхәт булып китә. Көннәрне санап көтәбез.

Илья 2025 елның июнендә Балык Бистәсе агротехника техникумын «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган. 4нче курста укыганда аны «Яшь гвардия» бүлеге җитәкчесе итеп билгеләп куйганнар. Укуга да, техникум тормышында катнашырга да, җәмәгать эшенә дә өлгерүче Илья, аз гына җай чыгуга, Казанга керәшен яшьләренең «Бәрәкәт» бүлегенә барып йөргән. Җөридәге Питрау бәйрәмнәрендә дә яшьләр өчен булган махсус мәйданчыкта эшләгән. 2024 елда керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этник сменасында вожатый да булган. Хәрби хезмәт вакытын тәмамлап кайткач, Илья тагын «Айбагыр»га җыена. 

— Сроклы хәрби хезмәтне һәр егет тә үтәргә тиеш. Армия — тормыш мәктәбе, ул кешене тәрбияли, җаваплылык хисен арттыра, ихтыяр көчен ныгыта, физик яктан көчле булырга ярдәм итә, — дип, Илья егетләргә сроклы хәрби хезмәттән курыкмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев